Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тормышлары сәнгать белән бәйле

Әхсән Фәтхетдинов музеенда Түбән Кама рәссамнары Рәшит Тимериев һәм Фирдәвес Зарипов күргәзмәләре ачылды. Ул аларның 65 яшьлек юбилейлары уңаеннан оештырылды. Тантанада рәссамнарның якыннары, дуслары, хезмәттәшләре һәм рәсем сәнгатен үз итүче шәһәрдәшләр катнашты. Рәшит Тимериев «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесенең СКИ-2 заводында рәссам-бизәүче, КЭСП заводында бәллүргә һава өреп тутыручы, ашханәләр һәм рестораннар...

Әхсән Фәтхетдинов музеенда Түбән Кама рәссамнары Рәшит Тимериев һәм Фирдәвес Зарипов күргәзмәләре ачылды. Ул аларның 65 яшьлек юбилейлары уңаеннан оештырылды. Тантанада рәссамнарның якыннары, дуслары, хезмәттәшләре һәм рәсем сәнгатен үз итүче шәһәрдәшләр катнашты.
Рәшит Тимериев «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесенең СКИ-2 заводында рәссам-бизәүче, КЭСП заводында бәллүргә һава өреп тутыручы, ашханәләр һәм рестораннар трестында дизайнер да булып эшли. Ул «Космос», «Кристалл» рестораннары, «Лето», «Золотой улей» кафелары интерьерларын бизәгән. Рәшит Тимериев Казан шәһәрендә тимер юл фасадын, Актүбәдә (Казахстан) мәчет, Болгар цивилизациясе музеен (Болгар) бизәүдә катнаша.
2000 елдан рәссам үзен бары иҗатка багышлый.Республиканың төрле шәһәрләрендә аның күргәзмәләре уза. Автор рәсемнәрен реализм манерасында ясый. Рәссам 2016 елдан - ТР Рәссамнары берлеге әгъзасы.
Фирдәвес Зарипов, туган авылына рәссам килгәч, рәсем сәнгатенә гашыйк була. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач, Лениногорск педагогия көллиятенең сәнгать-графика бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач, реклама үзәкләрендә рәссам-бизәүче һәм дизайнер булып эшли. Әмма рәсем ясаудан туктамый. Фирдәвес Зарипов шулай ук шәһәр һәм республикакүләм оештырылган күргәзмәләрдә катнаша. Эшләре арасында пейзажлар күп: «Туган як», «Чокырдагы өй», «Түбән Кама мәчете», «Афанас чиркәве», «Ширәмәт таулары» һ.б.
Күргәзмәгә 60лап рәсем урнашкан. Билет бәясе: 100 сум, студентларга - 80 сум, мәктәп укучыларына - 60 сум, пенсионерларга - 40 сум.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X