Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тәкъдим иттеләр

«Татнефть» компаниясенең «Рухият» яңарыш фонды ел саен Татарстанда яшәп иҗат итүче берничә язучының китабын нәшер итә. Ә менә быел әлеге фонд ярдәме белән дөнья күргән 8 китап арасында якташыбыз Фәрит Имамовның «Эт тырнагы» дип исемләнгән китабы да бар. Узган атнада Әлмәт шәһәрендә китапларны тәкъдим итү кичәсен зурлап уздырдылар. Мин үзем...

«Татнефть» компаниясенең «Рухият» яңарыш фонды ел саен Татарстанда яшәп иҗат итүче берничә язучының китабын нәшер итә. Ә менә быел әлеге фонд ярдәме белән дөнья күргән 8 китап арасында якташыбыз Фәрит Имамовның «Эт тырнагы» дип исемләнгән китабы да бар. Узган атнада Әлмәт шәһәрендә китапларны тәкъдим итү кичәсен зурлап уздырдылар.
Мин үзем бу хакта Татарстан күләмендә оештырылган Әдәби ел йомгаклары җыелышында, Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның еллык хисабы чыгышыннан ишетеп белдем. Якташым өчен горурлык хисләре кичереп утырдым. Түбән Кама яңалыгын башкалабызда ишетү - Фәрит абыйның гадилеген тагын бер мәртәбә раслый. Хәер, гадилек - үзе бер матурлык ич!
Ике романны үз эченә алган өр-яңа, саллы (370 битле) китабы аеруча яшь буынга, студентларга адресланган, замана афәтенә әверелгән проблемаларны, кискен мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә. Шуңа да мең ярым данә белән нәшер ителгән әлеге китапны республикабыз китапханәләренә, белем бирү һәм мәдәният йортларына таратуны кулай күргәннәр. Эчтәлеге белән дә танышырга өлгергәннәр. Әлмәт театры артистларының әлеге китаптагы «Күләгә» романыннан бер өзекне рольләргә бүлеп, үтә дә зур осталык белән сәхнәләштерүләре (фотода) шуның ачык дәлиле булып тора. Соңыннан бу хакта язучының үзеннән сораштырып белдем.
Фәрит Имамов Әлмәттәге кичәдән бик нык тәэсирләнеп, яңа әсәрләр иҗат итәргә рухланып кайткан. «Күләмле әсәрләр язу бик зур тырышлык сорый. Аны башкарып чыгу өчен айлар гына түгел, күп еллар кирәк. Инде тәмамлагач, язучы алдына аны укучыга җиткерү мәсьәләсе дә килеп баса. Хәзерге кыйммәтчелек заманында, моны хәл итү җиңелләрдән түгел. Шундый вакытта ярдәм кулы сузган, китапны укучыларга җиткерүдә үзләреннән өлеш керткән барча кешеләргә бик рәхмәтлемен», - ди Фәрит абый.
Нурзия МИРХАЗОВА,
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия иясе.
Руслан Хәсәнов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев