Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Террорчылыкка юл куймыйк!

3 апрельдә Санкт-Петербург метросында шартлау нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булган, 50ләбе яраланган. «Восстание мәйданы»нда табылган шартлаткыч исә, бәхеткә, зарарсызландырылган. 6 апрельдә Ростов Дон шәһәрендә яктырткыч рәвешендә ясалган җайланма шартлап, бер ир-атныӊ кулындагы барлык бармаклары өзелеп чыга... Бу көннәрдә Түбән Камада террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Анда террорчылыкка каршы көрәш...

3 апрельдә Санкт-Петербург метросында шартлау нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булган, 50ләбе яраланган. «Восстание мәйданы»нда табылган шартлаткыч исә, бәхеткә, зарарсызландырылган. 6 апрельдә Ростов Дон шәһәрендә яктырткыч рәвешендә ясалган җайланма шартлап, бер ир-атныӊ кулындагы барлык бармаклары өзелеп чыга...
Бу көннәрдә Түбән Камада террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Анда террорчылыкка каршы көрәш чараларын көчәйтү, куркыныч урыннарда уяулыкны арттыру мәсьәләләре турында сөйләделәр.
Комиссия эшендә көч структуралары һәм күзәтчелек органнары, предприятиеләрнең куркынычсызлык хезмәте, халык күпләп җыела торган объектларның сак хезмәте җитәкчеләре һ.б. катнашты.
Утырыш 3 апрельдә Санкт-Петербургтагы фаҗига корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.
 
- Бүгенге көндә террорчылык кимеми. Илебезнең төньяк башкаласында булган фаҗига Россияне генә түгел, бөтен дөньяны тетрәндерде. Һәлак булган, яраланган кешеләрнеӊ күбесе - яшьләр.
ТР президенты Рөстәм Миңнеханов промышленность һәм транспорт объектларында, кеше күп җыела торган урыннарда сак хезмәтен көчәйтүдә, халыкның уяулыгын арттыруда барлык чараларны күрергә күрсәтмә бирде, - диде Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин.
Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районы территориясендә халык күпләп җыела торган 327 объект исәпләнә, болар: спорт, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль яклау һ.б. объектлар. Аларныӊ никадәр куркынычсыз булуы, террорчылыкка каршы нинди чаралар күрелүе турында Россия Эчке эшләр министрлыгыныӊ Түбән Кама идарәсе начальнигы Роберт Хөснетдинов сөйләде.
2017 елның апрель башында ведомствоара комиссия тарафыннан халык күп җыела торган берничә объектта тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәләр куандырмый.
- «Радуга» сәүдә йортында сак хезмәткәрлә-ре юк, күзәтү системасы нибары 8 видеокамерадан тора, бу - бик аз. Аларныӊ язмалары начар сыйфатлы һәм, закон таләп иткәнчә, 30 тәүлек буена сак-ланмый, - ди Роберт Хөснетдинов. - «Барс 3», «Сити Центр» сәүдә үзәкләрендә дә камералар я начар сыйфатлы, я бөтенләй юк. Ул яктан «Сити Молл» сәүдә үзәге үрнәк булып тора: язмалар югары сыйфатлы, бинаныӊ керү урынында шәхси сак оешмасы хезмәткәрләре тора.
 
Чыгыштан билгеле булганча, Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркы да видеокүзәтү системасы белән тәэмин ителмәгән. Мәктәп, балалар бакчаларыныӊ кайберләрендә капкалар ябылып тормый, шуӊа күрә чит машиналар керә ала.
- Йорт идарәләре хезмәткәрләре даими рәвештә подвалларны һәм чардакларны тикшереп торырга тиеш. Быел гына да дежур частька берничә мәртәбә шалтыраттылар: Яшьлек урамындагы йорт подвалларының берсендә, Октябрьнеӊ 50 еллыгы урамындагы йорт түбәсендә билгесез кешеләрне күргәннәр, - дип аӊлата Роберт Хөснетдинов.
Кайбер шәхси сак оешмаларныӊ диспетчерлык пунктлары башка шәһәрдә урнашкан. Тревога төймәсенә баскан очракта бер генә (!) кеше килә. Шуӊа күрә, килешүләрне төзегәндә, алдан ук уйлап эш итү мәслихәт.
Спорт объектларында, мисал өчен, «Нефтехимик»ныӊ кече боз аренасында, балалар һәм яшьләр спорт мәктәбендә видеокүзәтү системасы, тикшереп үткәрү пункты юк.
Промышленность предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Роберт Хөснетдинов террорчылыкка юл куймау һәм кисәтү юнәлешендә өстәмә чаралар күрергә, объектка кертү пунктында режимны ныклы контрольгә алырга кирәклеген белдерде.
Инженер-техник чараларының төзеклеге тикшерелергә, хезмәткәрләр арасында өстәмә инструктажлар үткәрелергә дә тиеш.
Соӊгы арада түбәнкамалыларның телефоннарына еш кына теге яки бу урында шартлаткыч табылу яки террорчылык акты турында хәбәрләр килеп тора. Бу көннәрдә «Казанда коралы һәм шартлаткычы булган машинаны туктатканнар», дигән мәгълүмат таралган. Хәтта полиция хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынган кеше фотосы да урнаштырылган. Республика эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, әлеге фотолар ике атна элек планлы рәвештә барган укулар вакытында ясалган. Шуӊа күрә паникага бирелмәскә тырышыгыз. Шулай да, уяулык зарар итми. Шикле кешеләргә һәм предметларга юлыккан очракларда хокук саклау органнарына вакытында хәбәр итү кирәк.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X