Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Театр уйныйбыз

Халык театрларының 16нчы төбәкара «Идел-йорт» фестиваль-конкурсында башкорт драматургы Флорид Бүләковның «Әбиләргә ни җитми?» яки «Их, күгәрченкәйләрем» дигән әсәре белән катнашып, безнең Каенлы театры жюри әгьзалары тарафыннан югары бәяләнде. Казаннан килгән драматург, режиссёр Гафур Каюмовның «Халык театр-лары профессионал театр- ларны куып бара. Каенлы халык театры бик көчле», дигән фикере безне тагын...

Халык театрларының 16нчы төбәкара «Идел-йорт» фестиваль-конкурсында башкорт драматургы Флорид Бүләковның «Әбиләргә ни җитми?» яки «Их, күгәрченкәйләрем» дигән әсәре белән катнашып, безнең Каенлы театры жюри әгьзалары тарафыннан югары бәяләнде.
Казаннан килгән драматург, режиссёр Гафур Каюмовның «Халык театр-лары профессионал театр-
ларны куып бара. Каенлы халык театры бик көчле», дигән фикере безне тагын да канатландырды.
Картлар йортындагы, язмышлары төрле булса да, ялгызлык берләштерүче карчыклар. Аларның иреккә омтылулары, тик барыр җирләре дә, көтәр кешеләре дә булмаганлыктан, өзгәләнүләре... Авылыбыз артистлары -
балалар бакчасы хез-мәткәре Илфат Яруллин (Абдулла), лаеклы ялдагы ветеран укытучы Фәридә Мостафина (Хәнә), авыл китапханәчесе Флера Гарипова (Әкълимә), мәдәният йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәүзия Әхмәтшина (Фатыйма) үз рольләрен оста уйнадылар (минем үземә Сәлимә ролендә уйнарга туры килде). Геройларының эчке дөньяларын тулысынча ачып, халыкка җиткерә алдылар.
Шундый талантлар булганда, Каенлы халык театры алга таба әле халыкны өр-яңа спектакльләр белән сөендерер.
Разия ЯКУПОВА,
Каенлы халык театры режиссёры.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев