Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалылар социаль челтәрләрдә хокук сакчыларыннан зарланалар

Татарстанда үзизоляция режимын бозучыларга карата чаралар көчәйтелде. Түбән Кама шәһәре мэры да үз мөрәҗәгатендә шул хакта җиткерде. Бу кешеләрнең кирәксә дә, кирәкмәсә дә урамга чыгып йөрүләре белән бәйле.

Узган атнада Тынычлык һәм Химиклар урамындагы юлларда ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык автомобильләрне тикшергәннәр, хокук сакчылары бер тәүлек эчендә 1224 кешене туктаткан, барлыгы 116 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән: шулар арасында SMS-пропуск булмау яки максаты дөрес күрсәтелмәү очраклары шактый.
Бер түбәнкамалы эчке эшләр идарәсеннән фото төшереп җибәргән. Ул кешеләрнең бер бүлмәдә җыелуыннан, иртәнге сәгать 9да чакыруларына карамастан, суд утырышы 12 дә генә башлануыннан зарланган. Янәсе, хокук сакчылары куркынычсызлык чараларын күрми.
Тагын берсе социаль челтәрләрдә хат та язып калдырган. «...Полиция хезмәткәрләре барлык кешене штрафка тарта. Болай да акча җитми, соңгысын тартып алырга әзерләр! Безгә киңәш итәргә генә хокуклары бар!» дип ярсып язган ул хатын. Әмма башта киңәш биреп карасалар да, кисәтсәләр дә, колакларына да элмәгәч, кискен чаралар күрмичә булмыйдыр.
Әлегә үзизоляция режимы апрель ахырына кадәр игълан ителгән. Аны озайту турында сүз чыкмады, әмма табиблар фикеренчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны иң күбе май ахырына туры килергә мөмкин. Башкортстанда режимны тагын бер айга озайтканнар.
Өстәвенә, фейклар белән «утны дөрләтеп» торалар. Авыр хәлдән файдаланып, акча эшләп калырга теләүчеләр дә кимеми: рөхсәт бирелмәгән килеш, битлек тегеп, антисептик «җитештереп» саталар, ялган белешмәләр белән сәүдә итүчеләр дә бар.
Шушы көннәрдә Түбән Камада «Рандеву» кафесының эшчәнлеген 60 көнгә туктатканнар. Билгеле булганча, кафе кальян тарту буенча хезмәт күрсәткән. ТРның Министрлар Кабинеты тарафыннан чыгарылган карар буенча, 2020 елның 30 мартыннан моны эшләү тыела. Суд приставлары кафе ишекләренә пломба салганнар. Хуҗасы эшчәнлеген дәвам иткән очракта җәза катырак булачак.
Мондый тәртипсезлек хөкем сөргәндә, зарлану урынлы булып чыгамы? Cабыррак булыгыз. Кая да булса барырга теләсәгез, SMS-пропуск алу өчен берничә минут вакыт кирәк. Штраф та салмаслар, зарланырлык сәбәп тә чыкмас.

фото e-nkama.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X