Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалыларга балалар табибларын өйгә чакыртырга киңәш итәләр

Түбән Камада яшәүчеләрне балалар табибларына барудан тыелырга, ә үзләрен начар хис иткән балаларга табибны өйгә чакыртырга өндиләр.

Эш көннәрендә шалтыратулар 7 дән 16 сәгатькә кадәр кабул ителә. Ял көннәрендә 8 дән 13 сәгатькә кадәр. Бу хакта “ ДАССУ Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсе”нең матбугат хезмәте хәбәр итә.

- Педиатр Сезгә өйгә килә һәм баланы карый. Кирәк булган очракта табиб өстәмә тикшерү яки белгеч консультациясен билгеләячәк.  Баланың хәленә карап, аны өйдә калдырачаклар яки сырхауханәгә алып китәчәкләр. Әгәр сабыйның хәле ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүне таләп итә икән, «ашыгыч ярдәм»чакыртырга кирәк. Стационар һәм кабул итү бүлмәсе тәүлек буе эшли,-дип билгеләп үтәләр матбугат хезмәтендә.

Ниндидер сәбәпләр аркасында өйгә табиб чакыртып булмаса, кичке вакытта кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ә ОРВИ билгеләре белән - йогышлы авырулар бүлегенең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев