Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада яңа йортлар янындагы юл участогын ябачаклар

Түбән Камада 1 августка кадәр Тынычлык проспектын Корабельная урамы белән тоташтыручы юл ябыла.

Тынычлык проспекты буенча Корабельная урамы киселешенә кадәр автомобиль юлы төзелеше бара. Шуңа бәйле рәвештә яңа йортлар янындагы юл участогы ябылачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Объект «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектына кертелгән. 49 нчы микрорайондагы әлеге юлны салганда, тротуарлар һәм велосипедчылар өчен юллар төзү дә каралган. Илкүләм проект кысаларында шулай ук урамнарны яктырту буенча эшләр дә планлаштырылган.

Фото: tat.e-nkama.ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев