Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада яңа төзелеп килүче балалар бакчаларына чиратка өйдән язып була

Бу балалар бакчаларына язылу дүшәмбе көнне ачылды һәм 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Түбән Камада ике яңа балалар бакчасы төзелеше дәвам итә.

35 нче микрорайонда төзелеп килүче 98 нче номерлы балалар бакчасының беренче каты тәмамланган диярлек, пластик тәрәзәләр урнаштырылган. 99 нчы номерлы балалар бакчасы хәзер 29 нчы номерлы микрорайонда төзелә. Төзүчеләр көндәлек режимда эшлиләр. Ике учреждение да “Балаларны үстерү үзәге” статусы астында эшләячәк.

Ата-аналар гаризаны ике ысул белән бирә алалар: электрон почтага хат юллап яки дәүләт хезмәтләре порталы аша. Биредә үк гаризалар бланклары урнаштырылган һәм аларны бирү алгоритмы язылган. Яңа балалар бакчалары «Демография»милли проекты кысаларында төзелә.

Балаларын башка садикларга урнаштырырга теләүче әти-әниләргә дә ашыгырга кирәк. Гаризалар беренче майга кадәр кабул ителә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев