Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада яңа мәчет диварларын төзүгә керештеләр

Түбән Каманың 35нче микрорайонында 29 апрельдән, яңа мәчет диварларын төзүгә керештеләр. Бу хакта Үзәк Җәмигъ мәчетенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Битараф булмаган түбәнкамалылар ярдәме белән 600 тоннага якын кызыл кирпеч сатып алынды. Тагын 300не сатып аласы калды.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Камада кирпеч сатып алуга акча җыю буенча акция игълан ителде.

Мәчет төзелешендә катнашырга теләүчеләрнең моны эшләү мөмкинлеге бар әле. Чынлыкта бу бик сирәк мөмкинлек – мондый киң колачлы изге эштә катнашу, - дип билгеләп үтәләр мәчетнең матбугат хезмәтендә.

Яңа мәчет башкалардан аерылып торачак. Анда баскычлар һәм коймалар булмаячак. Ә ул кимендә 400 кешене сыйдыра ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X