Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада коронавируска 873 тикшерү үткәрелгән

Түбән Камада коронавирус очраклары ачыкланмаса да, медицина хезмәткәрләре анализлар алуны дәвам итә.

28 марттан табиблар 873 тикшерү үткәргәннәр. Анализ өчен материалны борыннан һәм тамактан алалар һәм хатын-кызлар консультациясендә урнашкан махсус лабораториягә җибәрәләр. Нәтиҗә 1-2 көннән билгеле була, аның төгәллеге 98 процент тәшкил итә. Гадәттә, мондый тикшерүләрне чит илдән кайтучылар, алар белән яшәүчеләр уза. Әмма балалар хастаханәсенең клиник-диагностика лабораториясе мөдире Светлана Макаревич әйтүенчә, лабораториягә үз теләгең белән килеп, анализ бирү тыела, моның өчен табиб юлламасы кирәк. Шулай ук Түбән Камага пробаларны Әлмәттән, Зәйдән, Яр Чаллыдан җибәрәләр икән. Барлык хезмәткәрләр махсус киемнән, лаборантлар атнага бер тапкыр коронавируска анализ бирә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев