Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада эшсезләр саны 3 меңнән артып киткән

Түбән Камада рәсми рәвештә эшсез сыйфатында 3023 кеше теркәлгән. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кама Аланында мәшгульлек үзәгендә 460 кеше исәптә тора. Бу бер атна элек булган күрсәткечтән 11 кешегә күбрәк.

2020 елның 20 маена республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 51 768 эшсез граждан исәпләнә. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар саны узган атнага караганда 4 747 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 2,55 % тәшкил итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев