Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре гадәти булмаган форматта узды

Түбән Кама балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре ата-аналардан һәм аниматорлардан башка узды. Тантаналы чарада булачак укучылар һәм тәрбиячеләр генә катнашты.

Шәһәр мэриясендә билгеләп үтелгәнчә, бу мәҗбүри чара - мәктәпкәчә учреждениеләрдә коронавирус таралуны булдырмау шартларында элеккечә чикләүләр гамәлдә. Шуңа да карамастан, балалар бәйрәмсез калмады.

Балалар бәйрәмгә җентекләп әзерләнгәннәр – җырлар, биюләр һәм шигырьләр өйрәнгәннәр. сабыйлар үз чыгышлары белән ата-аналарын, әби-бабайларын сөендеррегә тиеш була. Ләкин бәйрәмгә ата-аналарны кертергә рөхсәт ителми.

Шулай да, әниләр һәм әтиләр үз балалары тамашасын язмаларда күрәчәкләр, видеоны әти-әниләренә җибәрәчәкләр.

Тәрбиячеләр һәм ата-аналар, гадәти булмаган форматка карамастан, бәйрәм дулкынландыргыч һәм ихлас булды, һичшиксез, балаларның исендә калачак, дип ышаналар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев