Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама урман хуҗалыгының яңа урман янгыннары сүндерү станциясе Кызыл Чишмәдә урнашачак

«Экология» илкүләм проекты кысаларында Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсендә икенче типтагы урман янгыннары станциясе барлыкка киләчәк. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Камага урман янгыннарын сүндерүдә икенче типтагы яңа станция бинасы төзү өчен 6 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Ул Кызыл Чишмә бистәсендә урнашачак.

Моңа кадәр районда янгынга каршы инвентарь туплау пункты гына бар иде. Бу - башлангыч саклану пункты, анда хәтта машиналарның да булуы күздә тотылмый иде. Хәзерге вакытта урман хуҗалыгына ике янгын сүндерү машинасы, кече урман патруле комплексы һәм УАЗ автобусы, «Водолей» янгын прицеплы МТЗ-82 тракторы һәм Т-100 тракторы кайткан.

Шулай ук урманчылар хуҗалыгына яңа мотопомпалар, чиләкләр һәм көрәкләр дә кайтартылган.

фото e-nkama.ru сайтыннан.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев