Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама резерв госпитален Казан җитәкчеләре тикшерде

Коронавирус белән авыручыларны кабул итәргә әзер булган резерв госпиталь Актүбә урамындагы 11 йортның 4 нче корпусында ачылган.

ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм ТРның сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова андагы шартларның таләпләргә туры килүен тикшерделәр. Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова әйтүенчә, корпусның биш бүлегендә яткан авыруларның өйдә дәвалана алучыларын кайтарып җибәргәннәр, ә тәүлек буе күзәтү астында булырга тиешлеләрен башка корпусларга күчергәннәр.
Госпиталь 107 кешене сыйдыра ала, эшләүче 174 хезмәткәрнең 42се – табиблар. Әмма, беренче чиратта, коронавирус ачыкланган авыруларны Яр Чаллы шәһәрендәге 2 нче шәһәр хастаханәсенә озатачаклар. Түбән Кама хастаханәсе үз ишекләрен ихтыяҗ туганда гына ачачак. Шәһәребездә һәм районыбызда COVID-19 диагнозы беркемгә дә куелмаган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X