Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама районында яшәүче ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә триколор төсләренә коймасын буяган

Түбән Кама районының Югары Чаллы авылында яшәүче үз коймаларын Россия һәм Татарстан флаглары төсләренә буяган. Разат Даутов шулай патриотларча ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәргә карар кыла.

Хәзер аның ишегалды бик пөхтә һәм тантаналы күренә: бер ягы ак-зәңгәр-кызыл төскә, икенче ягы яшел-ак-кызыл төскә буялган.

Триколор фонында баянчы Татарстан һәм Россия гимннарын башкарды. Бу, ул әйткәнчә, аның күптәнге хыялы иде.

- Узган ел урманнан куаклар алып кайттым, ә быел нидер җанландырырга уйладым һәм үз коймамны шул рәвешле буярга булдым,-дип сөйли Югары Чаллыда яшәүче Разат Даутов.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев