Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсендә табибларга планлы кабул итүгә язылу башланды

Түбән Камада яшәүчеләр бу атнада стоматологларга, отоларингологларга, акушер-гинекологларга, шулай ук медицина массажына языла алачаклар.

Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсенең матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, планлы профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү дә яңадан башлана.

- 21 майдан башлап стоматологларга талоннар булачак. 22 майдан отоларингологлар һәм гинекологларга язылу ачыла. Ә 25 майдан түбәнкамалылар офтальмологларга талоннарны ала алачак,-диләр матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, белгечләргә 244-003 телефонына шалтыратып яки дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев