Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

“Түбән Кама Нефтехим” җәмгыяте үзәк хастаханә хезмәткәрләренә 6 мең медицина маскасы тапшырган

5 көн эчендә 32 670 битлек тегелгән.

Компаниянең өй шартларында эшләүче һәм тегә белүче хезмәткәрләре өйдә битлекләр әзерләүгә алынган. Аларны кирәкле чимал – тукылмаган материал, җеп, кереш белән тәэмин иткәннәр. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Компания волонтерлары көн саен тиешле адресларга чималны илткән, әзер битлекләрне алып киткән. Шул рәвешле, биш көн эчендә 32 670 битлек тегелгән. Битлекләр компания хезмәткәрләренә, ветераннарга, волонтерларга һәм кешеләр күп җыела торган урыннарда эшләүчеләргә таратылган.

Фото: tat.e-nkama.ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев