Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Түбән Кама Нефтехим» берләшмәсе җитәкчелеге һәм генераль директор Айрат Сафин «Нефтехимик»лар клубы стадионында үзгәртеп кору эшләре белән танышты

Россия футбол союзы (РФС) стандартлары буенча, стадионда зур күләмле ремонт эшләре узган җәйдә Түбән Кама «Нефтехим» инициативасы белән һәм ТАИФ компаниясе ярдәмендә башланган иде.

Бүгенге көнгә трибуналар һәм зур таблолар яңартылган, тренерлар һәм уенчылар өчен чишенү бүлмәләре төзелгән. Спорт комментаторлары өчен яңа җиһазлар корылган, тиздән анда видеокамералар урнаштырылачак. Футбол кыры һәм спорткомплекс биналарына реконструкция уздыру, стадионга II нче категория сертификаты алуга һәм ФНЛ (Россия милли футбол лигасы) матчлары уздыруга мөмкинчелек бирәчәк. Футбол кыры яңа технологияләр белән, УЕФА стандартларына туры килерлек итеп төзелә. Әлбәттә, ул салкын вакытта җылытыла торган итеп эшләнә. Стадионда шулай ук җанатарларга барлык уңай шартлар тудырыла. Мәсәлән, коляскада йөрүчеләр өчен механик күтәртү мәйданчыклары корылган.
Генераль директор Айрат Сафин инде 95 проценты тормышка ашырылган ремонт эшләренә яхшы бәя бирде.
– Футбол бик күпләрне берләштерүче спорт төре. Шуңа күрә «Нефтехим» берләшмәсе бу өлкәгә зур игътибар бирә. Чөнки футбол – һәрчак бәйрәм. Эштән соң стадионга гаилә, балалар, дуслар белән килергә һәм бергәләп ял итәргә була. Планлаштырылган барлык ремонт эшләре тәмамлануга күп калмады инде, – дип белдерде ул.

Фото «Нефтехимик» клубы сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев