Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада сабан культураларын чәчү мәйданнарының 53 процентында башкарылган

Май аеның беренче көннәрендәге җылы һава торышы Түбән Кама районында язгы кыр эшләрен тизләтергә мөмкинлек бирде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Язгы чәчү тулы куәтенә бара, анда 200 дән артык техника эшли.

Бөртекле, техник һәм азык культураларын чәчү планлаштырылган күләмнең 53% ында башкарылган. "Апрель азагында районда яхшы яңгырлар явып узды, туфракта дым җитәрлек, - диде Айдар Метшин. - Безнең бурыч -  чәчү кампаниясен мөмкин булганча тиз вакыт аралыгында  тәмамлау".

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев