Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама фатирларында газ җиһазларын тикшерә башладылар

Уртача алганда, белгеч көненә 20ләп фатирда газ җиһазларын тикшерә.

Өйләргә керү җиңелләрдән түгел. «Нижнекамскгаз» файдалану-җитештерү идарәсенең хезмәт бүлеге начальнигы Ландыш Җаббарова әйтүенчә, үзизоляция режимы игълан ителеп, кешеләр өйләрендә утыруга карамастан, слесарьларны кертмиләр икән.

Планлы тикшерү булса, куркыныч түгел анысы, әмма газ чыгып торса яки җиһазлар төзек булмаса, бу чынлап куркыныч тудыра. Мондый җавапсызлык аркасында күп кеше зыян күрергә мөмкин.

Слесарь Руслан Әхмәтсафин әйтүенчә, бер газ плитәсен тикшерүгә 15-20 минут вакыт үтә. Ә менә төзексезлек ачыкланса, икешәр сәгать тә китә. Иң мөһиме, газ чыкмасын. Кайчак тимер шланглар күгәреп, сынарга да мөмкин, шуңа күрә ул сыгылмалырак булырга тиеш.

Шуңа күрә, квартир хуҗаларының хәлне аңлап, үзләрен кертүләрен сорыйлар. Шикләнгән очракта, слесарьлардан документларын күрсәтүләрен сорарга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев