Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама базарларында һәм кибетләрендә азык-төлеккә бәяләр кискен күтәрелде

Азык-төлеккә бәяләр күз алдында үсә: яшелчә, җиләк-җимеш, ярмалар берничә тапкыр кыйммәтрәк.

Базарда иң йөрешле товарлар – кыяр һәм помидор бәяләре рекорд куя. Алар 30-40 сумга кыйммәтләнде. Суганга да моңарчы күрелмәгән бәя үсүе теркәлгән. Атна башында аны - 30 сум, ә чәршәмбе көнне исә килограммын 50 сумнан сатканнар.

Сарымсак, лимон, чикләвек һәм имбирь бәяләре арта бара. Ә  аңа карамый кешеләр бу файдалы продуктларны күпләп сатып алуларын дәвам итә.

Табиблар имбир тамырын иммун системасын ныгытырга мөмкин дип ышандыра, тик ул коронавируска каршы бернинди суперсәләтләргә дә ия түгел.

Азык - төлеккә бәяләр артуы базарларда гына түгел, кибетләрдә дә күзәтелә. Ит, ярмалар һәм йомырка кыйммәтләнде.

Азык-төлеккә бәяләрнең нигезсез артуын махсус штаб күзәтеп тора. Ул көндәлек мониторинг алып бара. Әгәр сездә сораулар бар икән, кайнар линиягә шалтыратыгыз. Аның номеры: 8 (8555) 43-24-92.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев