Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама – башкаларга үрнәк

ТРның ДОСААФ төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе, генерал-майор Дамир Динниулов республикада ДОСААФ эшенә нәтиҗәләр ясау өчен Түбән Камага килде.

Башта мәктәп укучылары, хәрби хезмәткә әзерлек дәресләрендә өйрәнгәнчә, автомат җыйдылар, физик күнегүләр ясадылар, медицина өлкәсендә белемнәрен күрсәттеләр һ.б. Инструкторлар биргән сорауларга да тиз арада җавап бирделәр. Дамир Динниулов ату тирларында кабат дәресләр уздыра башлау турында республика хәрби җитәкчелегенең үтенече белән Татарстан Президентына мөрәҗәгать итәчәген белдерде. 
– Пневматика тирлары өйрәнү өчен тиешле нәтиҗә бирми, – дип ассызыклады ул.
Уздыру өчен Республикакүләм киңәшмә Түбән Кама шәһәренең сайлануы юкка түгел. Шәһәребез үсмерләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә үрнәк булып тора. ДОСААФ та, кадет корпусы да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.  
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев