Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Татарстанда маллар саны кимегән районнар мәгълүм — исемлек

Республиканың кайбер районнарында маллар саны берәр мең башка азайган. Ел башыннан алып Татарстанда сөт җитештерү 3 процентка арткан. 1 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада 1 миллион 109 мең тонна сөт җитештерелгән. Ел азагына әлеге күрсәткеч 1 миллион 203 мең тоннага кадәр җитәр дип фаразлана. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә...

Республиканың кайбер районнарында маллар саны берәр мең башка азайган.

Ел башыннан алып Татарстанда сөт җитештерү 3 процентка арткан. 1 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада 1 миллион 109 мең тонна сөт җитештерелгән. Ел азагына әлеге күрсәткеч 1 миллион 203 мең тоннага кадәр җитәр дип фаразлана. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр итте.

Ул быелгы сөт күләме, былтыргы белән чагыштырганда, 31 мең тоннага артыграк булыр дип планлаштыра.

Быел республиканың берничә районында маллар саны кимегән. Мисал өчен, Әлки районында мөгезле эре терлекләрнең саны якынча 3 меңгә кимегән. Баулыда бу сан -990, Буада - 1600, Алабугада - 1000, Питрәчтә - 1000, Чистайда 2700 тәшкил итә.

Савым сыерлары Әлкидә - 500, Әлмәттә - 600, Яшел Үзәндә - 280, Түбән Камада 225 башка кимегән, дип белдерде министр урынбасары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X