Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Татар табыны

2017 ел кызу темплар белән ахырына якынлаша. Күп кенә ният-башлангычларга, башкарылган гамәлләргә нәтиҗә ясарга вакыт җитте кебек. Шул уңайдан, агымдагы елның «Татар милли ашлары елы» булуын һәм Кол Гали исемендәге милли китапханәдә аңа багышлап күп кенә чаралар узуын әйтеп үтәргә кирәк. Күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның 90 еллык юбилеена багышланган...

2017 ел кызу темплар белән ахырына якынлаша. Күп кенә ният-башлангычларга, башкарылган гамәлләргә нәтиҗә ясарга вакыт җитте кебек. Шул уңайдан, агымдагы елның «Татар милли ашлары елы» булуын һәм Кол Гали исемендәге милли китапханәдә аңа багышлап күп кенә чаралар узуын әйтеп үтәргә кирәк. Күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның 90 еллык юбилеена багышланган китап күргәзмәсе, төрле яшьтәге китап укучылар өчен күргәзмә-рецептлар, алар каршында үткән әңгәмәләр һ.б. - шундыйлардан. Ә инде Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында, өлкән яшьтәге даими укучыларыбыз өчен уздырылган «Татар табыны» дип исемләнгән кичә чарада катнашкан һәркем өчен истә калырлык булып үтте.
Аңа һәркем үз өлешен кертте. Китапханә хезмәткәрләре «Ашларыбыз тәмле булсын» дип исемләнгән күргәзмә-дегустациягә яраткан милли ризыкларыбызны, тәмле тәгамнәрне әзерләп килсәләр, өлкән яшьтәге китап укучыларыбыз: аксакаллар шурасы әгъзалары, шәһәребез шагыйрьләре үзләренең бүгенге көн кадагына суккан мәгънәле, тирән эчтәлекле «иҗат җимешләре»н укып таныштырдылар. Килгәндә өлкәннәребез Мансур абый Ганиев, Никифор абый Тукмачев гармуннарын да үзләреннән калдырмаганнар, татар милли ризыкларына багышланган җырларны: Ифрат Хисамовның Мәхмүт Хөсәен сүзләренә иҗат ителгән «Бәрәңге», Ләбиб Айтуганов сүзләренә язылган «Балыкчы», Сәйфи Кудаш шигыренә Заһир Исмәгыйлев язган «Грузин чәе» җырларын исләренә төшерделәр, бик рәхәтләнеп яшьлекләрендәге көйләрне үзләре уйнап башкардылар.
Китапханәдә узучы һәр чарага да «китап» сүзе кермичә калмый. Китапханәче Әнисә Дәүләтшина кунакларны Юныс Әхмәтҗанов шәхесе белән таныштырды, тормышыннан «аяклы мәзәк»кә әйләнгән вакыйгаларны бәян итте. Мәсәлән, үз вакытында ил башлыгы Никита Хрущевны милли ризыгыбыз чәкчәк белән сыйлаганнар. Ул аны бик ошатып «нинди тәмле кукуруз!» - дип йткән, имеш...
Китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина яңа килгән әдәбиятка күзәтү үткәрде: кайберләреннән өзекләр укып укучыларда зур кызыксыну уятты. Күп кенә әдипләребезнең иҗатлары белән якыннанрак танышу өчен, кайберәүләр ул китапларны яздырып өйләренә алдылар.
Китапханәче Әлфия Кучкаева рәссамнар иҗатында өлкәннәр образы кергән картиналар белән таныштырды.
Чарада катнашкан кунаклар: «Кичә бик җылы атмосферада, бер тында үтте. Аның тәэсире әле бик күп вакытлар безгә яшәү дәрте, илһам биреп торыр. Рәхмәт сезгә, колгалилеләр», - дип өйләренә таралышты.
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
аксакаллар шурасы әгъзасы.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев