Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Таныштылар, аралаштылар...

Түбән Кама һәм Мэйшань шәһәрләре дуслашачак. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин җитәкчеләрнең эшлекле киңәшмәсендә ике арада дуслык һәм хезмәттәшлек урнаштыру турында килешү төзү планы турында әйтте. Исегезгә төшерәбез: шәһәр мэры, Татарстанның башка муниципаль районы башлыклары белән бергә, Кытай Халык Республикасына сәяхәт кылып кайтты. Делегатлар Сычуань провин-циясендә икътисад, авыл...

Түбән Кама һәм Мэйшань шәһәрләре дуслашачак. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин җитәкчеләрнең эшлекле киңәшмәсендә ике арада дуслык һәм хезмәттәшлек урнаштыру турында килешү төзү планы турында әйтте.
Исегезгә төшерәбез: шәһәр мэры, Татарстанның башка муниципаль районы башлыклары белән бергә, Кытай Халык Республикасына сәяхәт кылып кайтты. Делегатлар Сычуань провин-циясендә икътисад, авыл хуҗалыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау һ.б. өлкәләрдә алдынгы тәҗрибәне өйрәнгән. Сычуань һәм Татарстан арасында дуслык мөнәсәбәтләре узган елның маенда урнаштырылган.
«Без чүп-чар калдыкларын ягулык итеп кулланып эшләүче электр станцияләре эше, Bosch заводы, логистика, киви үстерү производствосы, индустриаль парк һәм биомедицина үзәге, инвестиция үсеше агентлыгы, сөт җитештерү производствосы, шәһәр хуҗалыгы системасын оештыру белән таныштык», - диде башлык.
Сычуаньда 90 миллионнан артык кеше яши. Биредә автомобиль, аэрокосмос, металлургия, азык- төлек, төзелеш һәм туку промышленносте үсеш алган. Шулай ук кобальт, ванадий һәм титан чыга торган урыннар бар.
«Уңай тәҗрибәне өйрәнүдән тыш, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыруны да максат итеп куйдык. Без бу юнәлештә беренче адым ясадык! Түбән Кама һәм Сычуань провинциясенең шәһәр округы Мэйшань арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү төзү нияте расланды», - дип ассызыклады Айдар Метшин чыгышында.
Мэйшань - туристлар якын күргән шәһәрләрнең берсе: биредә ял итәр өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Шул ук вакытта ул - зур агропромышленность үзәге дә. Үзендә 3 миллионнан артык кеше яши. Шәһәр мэры әйтүенчә, безнең шәһәрләр арасында хезмәттәшлек килешүе кабул итү эшмәкәрлек үсешенә китерәчәк, икътисадка инвестицияләр кертү мөмкинлеге бирәчәк, шулай ук мәдәни алыш-биреш, туризм, авыл хуҗалыгы һ.б. өлкәләр үсешен тәэмин итәчәк. Шәһәр җитәкчесе, Кытай коммунистлар партиясе комитеты секретаре Му Син Хай белән рәсми очрашу да узган. Бу очрашу барышында киләсе җәйгә 50 яшь түбәнкамалыны Мэйшань сәламәтләндерү лагерена юллау турында килешү төзелгән.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев