Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сыйфатсыз диван кемгә хаҗәт?

Мебель җиһазлары сатып алуга һәркем бик җаваплы карый. Ә фатир зур булмаса, матурын да, күп урын биләмәгәнен аласы килә. Күпләр трансформер мебельне уңайлы дип исәпли.

Менә Әминә Маликова (исеме үзгәртелде) да бик озак сайлагач, 48 мең сумга диван һәм кресло-карават сатып алган. Өйгә кадәр китерү, кертү, җыю да шул бәягә кергән.

Әмма шатлыгы озакка сузылмаган. Бер атнадан Әминә ханым кресло-карават матрасының сыйфаты начар булуын күргән. Поролоны басылган, йокларга җайсыз, өстәвенә, култыксалары да уңайсыз икән. Түбәнкамалы сатучыга дәгъва язып, акчаны кайтаруны таләп иткән. Компания акчаны кайтарырга вәгъдә биргән.

Ләкин хәлләр моның белән тәмамланмаган: диванны җәйгәндә, матрасның тукымасы начар тартылган, мендәрләре исә ярым буш булуы ачыкланган.

– Әминә ханым сатучыга тагын бер дәгъва язган, бу вакытта ул инде акчаны тулысынча кайтаруны таләп иткән. РФ «Кулланучылар хокукын яклау турында» канунның 18 нче һәм 19 нчы маддәләре нигезендә аның мондый хокукы бар. Гарантия вакыты да әле тәмамланмаган (белеп торыгыз: мебель өчен ул 12 ай тәшкил итә). Канун буенча, сатучы яки җитештерүче товарны кабул итеп, тикшерергә яки бәйсез оешма аша экспертиза ясатырга да тиеш. 10 көн эчендә кулланучы таләпләре үтәлмәсә, гражданин судка мөрәҗәгать итә ала, – дип аңлата ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең үсеш бүлеге начальнигы Евгения Чернова.

Ә сатучы «диванның җитешсезлекләре юк» дигән сылтау табып, акчаны кайтарудан баш тарткан. Тик менә диванны беркем тикшермәгән. Әминә хатны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына юллаган. Белгечләр сатучыга рәсми хат җибәргәннәр. Кибет хуҗасы каршы килеп тормаган, акчаны кайтарган.

Бушлай консультация, дәгъва төзү кирәк булса, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы ярдәм (Бызов урамы, 20а йорты) күрсәтә ала. Сораулар туган очракта 8(8555)36-63-76 номерына шалтыратып белешә аласыз.

Шулай ук Дәүләт алкоголь инспекциясендәге «Ышаныч телефоны»на 8-987-296-68-93 (дүшәмбепәнҗешәмбе – 8.30-17.30 сәгатьтә, җомга – 8.30-16.15 сәгатьтә) шалтыратып белгечләрнең канун бозу очраклары турында хәбәр итәргә була. Шулай ук Түбән Кама территориаль органында урнаштырылган «Ышаныч әрҗәсе», «Интернет кабул итү бүлмәсе» аша да ришвәт алу-бирү фактлары турында җиткерергә мөмкин.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев