Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сырниклар ясыйбыз

Тиз арада өлгерә торган ашлар рецептлары бирүне дәвам итәбез. Бу юлы сырник пешереп карыйк. Моныӊ өчен: ● 300 грамм эремчек, ● 1 йомырка, ● 3 аш кашыгы он (әвәләү өчен тагын 3-4 аш кашыгы эремчек кирәк булачак), ● 2 аш кашыгы шикәр комы, ● кыздырыр өчен 3 аш кашыгы сыек...

Тиз арада өлгерә торган ашлар рецептлары бирүне дәвам итәбез. Бу юлы сырник пешереп карыйк. Моныӊ өчен:
● 300 грамм эремчек,
● 1 йомырка,
● 3 аш кашыгы он (әвәләү өчен тагын 3-4 аш кашыгы эремчек кирәк булачак),
● 2 аш кашыгы шикәр комы,
● кыздырыр өчен 3 аш кашыгы сыек май әзерләп куегыз.
Эремчекне чәнечке яки бәрәңге изгеч белән изеп, вак тишекле сөзгеч аша чыгарабыз. Шикәр комы өстибез, йомырка кушабыз, барысын да яхшылап бутыйбыз. 2-3 минуттан тагын бер кат бутыйбыз. Эремчек массасы ябышучан булырга тиеш. Он салып изәбез. Катнашма сыек булса, тагын бер кашык он кушабыз.
Тактага он сибәбез. Камырны аш кашыгы белән алып, онлы тактага тезәбез, шар итеп әвәлибез, аннары аз гына баскалап җәябез. Масса ябышучан булганга, моны тиз эшләргә кирәк.
Табага май салабыз, сырникларны бераз ара калдырып урнаштырабыз. Ут ялкыны уртача яки аннан да акрынрак булсын. 5 минут тирәсе узып, сырниклар асты кызаргач, аларны әйләндерәбез. Әзер булгач, артык мае сеӊсен өчен, берничә секундка кәгазь салфетка җәелгән тәлинкәгә салабыз, аннан аерым тәлинкәгә куябыз. Сырникларны гадәттә кайнатма, каймак белән ашыйлар. Ашыгыз тәмле булсын!
http://namenu.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев