Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Спорт урамындагы ветеринария клиникасында яңарту эшләре тулы куәтенә бара

Клиника 17 ел элек эшли башлаган. Әмма капиталь ремонт анда беренче тапкыр ясала.

Кызганычка, эш шартлары да уңайсыз, җиһазлар да җитми. Дөрес, моңа кадәр УЗИ аппараты сатып алганнар, тик башкаларына да (мәсәлән, рентген җиһазы) ихтыяҗ бар.

Төзекләндерүгә республика бюджетыннан 1,5 миллион сум бүлеп бирелгән. Эшчеләр идәнгә яңа плитә җәйгән инде, диварларны буйый башлаганнар, диван, телевизор кую планлаштырыла. Табиблар исә эшләрен кечерәк бүлмәдә дәвам итә.

Шәһәр мэры эш барышын күзәтеп, хезмәткәрләр белән сөйләште. Айдар Метшин хуҗасыз калган хайваннарга да ярдәм итү мөһимлеген ассызыклады.

Ветеринария клиникасында кечкенә йорт хайваннарын дәвалыйлар, табиблар авыллардагы мөгезле эре терлекне дә күзәтә, ат мәктәбенә хезмәт күрсәтә, котыру чиреннән прививка ясый. Шулай ук ветеринарлар шәһәр базарында сатылучы ит, эремчек, май сыйфатын тикшерә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев