Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Спиннер: уенчыкмы, мавыгумы?

Соңгы арада шәһәрдәшләр кулларында бөтерчек уенчык күренгәли башлады: олысы да, кечесе дә аны кулыннан төшерми. Шулай да, аның белән күбрәк яшьләр мавыга. «Спиннер» дип аталган әлеге уенчык кибетләрдә күпләп сатыла. Ул ни өчен һәм ничек кулланыла? Бу турыда тәфсилләп аңлатыйк. Спиннерның механизмы авырайту сыйфатына ия булган берничә таҗ һәм шулар...

Соңгы арада шәһәрдәшләр кулларында бөтерчек уенчык күренгәли башлады: олысы да, кечесе дә аны кулыннан төшерми. Шулай да, аның белән күбрәк яшьләр мавыга. «Спиннер» дип аталган әлеге уенчык кибетләрдә күпләп сатыла. Ул ни өчен һәм ничек кулланыла? Бу турыда тәфсилләп аңлатыйк.
 
Спиннерның механизмы авырайту сыйфатына ия булган берничә таҗ һәм шулар арасындагы подшипниктан тора. Спиннерлар тимердән, пластиктан, агачтан ясала һәм, нигездә, бәяләре кыйммәт түгел. Әмма аларның кәттәләре дә: төрле форма яки бизәге үзгә булганнары бар - алары исә хәтта ике мең сум торырга мөмкин.
Баш һәм имән бармак белән ике яктан уртасыннан тотып, таҗларына әкрен генә тию белән, әйләнә башлый. Ул әйләнгәндә, бар дөнья онытыла, игътибар аңа гына юнәлә. Гаҗәп, әмма мондый уенчыкның файдасы бар икән. Балаларның бармакларын ныгыта, аларның сизгерлеге арта; куллар төрле җәрәхәтләрдән төзәлеп килгәндә дә яр-дәмгә килә; дулкынлануны, күңел төшенкелеген, ачу килүне киметә; фикер-ләү тизлеген үстерүдә өлеше бар; чиратта торганда, транспортта барганда, бөкедә утырганда вакыт уздыру өчен файдалы; хәтта тәмәке тартудан котылырга теләүчеләрнең игътибарын читкә юнәлтә.
 
Шулай да, минемчә, спиннерның зыянлы яклары да бар. Аның белән артык мавыгу бәйлелеккә китеререгә мөмкин. Спиннерсыз тынычлана алмаган кеше аны югалтса нишләр?
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X