Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Солдатлар да ана җылысын тойсын

Түбән Камада «Солдатка - ана бәлеше» акциясе узды. «Росгвардия» җирле батальон солдатлары өчен күчтәнәчләр һәм тәм-томнар җыюны «Түбән Кама хатын-кызлары» оешмасы һәм Солдат аналары комитеты инде бишенче ел рәттән оештырды. Солдат аналары комитеты җитәкчесе Татьяна Абрамова әйтүенчә, бик күп кеше күчтәнәч алып килгән. Тозланган яшелчәләр генә дә 190 банка булган....

Түбән Камада «Солдатка - ана бәлеше» акциясе узды. «Росгвардия» җирле батальон солдатлары өчен күчтәнәчләр һәм тәм-томнар җыюны «Түбән Кама хатын-кызлары» оешмасы һәм Солдат аналары комитеты инде бишенче ел рәттән оештырды.
Солдат аналары комитеты җитәкчесе Татьяна Абрамова әйтүенчә, бик күп кеше күчтәнәч алып килгән. Тозланган яшелчәләр генә дә 190 банка булган. Камыр ризыкларын аналар, әбиләр, балалар бакчалары сабыйлары, мәктәп укучылары, студентлар, предприятие хезмәткәрләре һ.б. китергән. Автошәһәрчектә һәр банкага «әнинеке» дигән язу ябыштырганнар. Солдатлар һәр кешене каршы алганнар, бергәләп фотога төшкәннәр.
Хәрби частьта Ватанны саклаучылар көненә багышлап тантаналы концерт узды. Солдатлар алдында шәһәрнең нәни артистлары чыгыш ясады. Иң көтелгән мизгел, әлбәттә, егетләрне тәм-томнар белән сыйлау булды.
Быел күчтәнәчләр Түбән Кама шефлыкка алган Саратов янындагы дивизиягә дә җибәрелгән. Шәһәрдәшләр әзерләгән чәкчәк, конфет, чәй, кофе һ.б. тәм-томнарны егетләребезгә Елена Хәмидуллина тапшырган. Сүз уңаеннан, Түбән Кама хатын-кызлары тәкъдиме белән, Саратов әниләре дә акциядә катнашкан.
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев