Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сәламәтме сез, түбәнкамалылар

Советлар йортында, дүшәмбе киңәшмәсе алдыннан, җитәкчеләр өчен үзенчәлекле сәламәтлек сәгате уздыру юлы белән, җирле халыкның сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән «Сәламәтлегең ничек, Түбән Кама?» дигән муниципалькүләм программа тәкъдим ителде. Медицина профилактикасы үзәге белгечләре, үзләре янына килергә базган җитәкчеләрнең кан басымнарын, гәүдә авырлык-ларын үлчәделәр. Әлбәттә, йөзләгән күз карап торганда үз сәламәтлеген тикшертергә һәркем...

Советлар йортында, дүшәмбе киңәшмәсе алдыннан, җитәкчеләр өчен үзенчәлекле сәламәтлек сәгате уздыру юлы белән, җирле халыкның сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән «Сәламәтлегең ничек, Түбән Кама?» дигән муниципалькүләм программа тәкъдим ителде.
Медицина профилактикасы үзәге белгечләре, үзләре янына килергә базган җитәкчеләрнең кан басымнарын, гәүдә авырлык-ларын үлчәделәр. Әлбәттә, йөзләгән күз карап торганда үз сәламәтлеген тикшертергә һәркем җөрьәт итә алмый. Шулай да, андый кыюлар 123кә җыелды һәм араларыннан 26сының кан басымы югары икәне ачыкланды. Югары кан басымы - гипертония чиренең төп билгесе булып, үз чиратында, аның инфарктка һәм инсультка китерүе мөмкин. Үлчәүгә басарга теләгән җитәкчеләр тагын да азрак булды - нибары 70 кеше (55есенең гәүдәсе тиешеннән шактый калынайган).
Киңәшмә залы янәшәсендәге холлда уздырылган бу чара барышында җитәкчеләрне үз сәламәтлекләрен саклау кагыйдәләре белән дә таныштырдылар. Шәһәребезнең танылган спортчылары күп вакытларын эш урынында утырып уздыручыларга физик күнегүләрнең, хәрәкәтләнүнең зарурлыгын үз мисалларында аңлаттылар. Һәм моны иртәгәге көнгә калдырмыйча, шушы минутта ук башларга киңәш иттеләр. Шул максаттан тренажерлардан ничек файдаланырга икәнен дә күрсәттеләр. Шәһәрдәге экология-биология үзәге педагоглары һәм анда йөрүче балалар, физик активлык белән беррәттән, сәламәтлек өчен - чиста суның, төрле җиләк-җимеш сыгынтысының һ.б. файдасын аңлатып, үзләре биредә әзерләгән үлән чәеннән авыз итеп карарга да тәкъдим иттеләр. Шулай ук, алар краннан килә торган һ.б суның составына анализ да ясадылар...
Муниципалитет күләмендәге «Сәламәтлегең ничек, Түбән Кама?» программасына старт иртәгә - Бөтендөнья сәламәтлек саклау көнендә биреләчәк һәм, шул уңайдан, барлык дәва учреждениеләрендә дә чаралар уздырылачак.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X