Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сәламәтлегеңне үзең кайгыртмасаң...

Шәһәрнең бер сәүдә үзәгендә «Түбән Кама күкрәк бизе яман шешенә каршы» дигән акция узды. Анда Республика онкология диспансеры һәм Түбән Кама районы күптармаклы үзәк дәваханәсе белгечләре күкрәк бизе яман шешен булдырмый калу һәм дәвалау буенча хатын-кызларга киңәшләр бирделәр. Дүрт сәгать дәвамында барган акциядә 352 хатын-кыз катнашты. 112сенең күкрәк бизләрендә гадәти...

Шәһәрнең бер сәүдә үзәгендә «Түбән Кама күкрәк бизе яман шешенә каршы» дигән акция узды. Анда Республика онкология диспансеры һәм Түбән Кама районы күптармаклы үзәк дәваханәсе белгечләре күкрәк бизе яман шешен булдырмый калу һәм дәвалау буенча хатын-кызларга киңәшләр бирделәр.
Дүрт сәгать дәвамында барган акциядә 352 хатын-кыз катнашты. 112сенең күкрәк бизләрендә гадәти хәлдән тайпылыш барлыгы ачыкланды, 7сенә яман шеш булырга мөмкин дигән шик куелды. Аларны өстәмә медицина тикшеренүләре узарга җибәрделәр.
Әлеге акцияне Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Түбән Кама районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова һәм Түбән Кама муниципль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина ачты. Чараның максаты - хатын-кызларның үз сәламәтлекләренә карата игътибарын арттыруга юнәлтү, диспансеризацияне үз вакытында узуларына ирешү. Илдар Фатыйхов әйтүенчә, күкрәк бизләрендәге тайпылыш-ларның 70 проценты нәкъ менә диспансеризация узган вакытта чыклана икән.
«Әлеге акция сәгать унда башланасы булса да, хатын-кызлар иртәдән үк килеп, чиратка бастылар. Без болай ук булыр дип көтмәгән идек. Бу мондый тикшеренүләрнең кирәклеген, аны түбәнкамалыларның көтеп алуларын күрсәтә», - дип белдерде Венера Рәхимова.
Эльвира Долотказина үз чыгышында: «Бүгенге көндә хатын-кызлар үз сәламәтлекләренә карата ирләргә караганда җаваплырак. Бу аларның нәсел турында җитди кайгыртуыннан килә. Мин барлык хатын-кызларны да мондый акцияләрдә актив катнашырга чакырам. Барыбызның да сәламәт булуын телим. Ә инде авыру табыла икән, ул әле дәваларга мөмкин булырдай башлангыч вакытында табылсын», - диде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев