Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сәламәтлегем – үз кулымда

Татар халкы элек-электән, хәрәкәттә бәрәкәт, сәламәт тәндә сәламәт акыл дигән гыйбарәне күз алдында тотып яшәгән. Әлеге канатлы сүзләр бүген дә актуальлелеген югалтмый. Бигрәк тә яшь буын сәламәт-лекнең спорт белән үзара тыгыз бәйләнештә булуын аңлый. Шуңа да буш вакытларын спортка багышлаучы яшьләр сафы арта. Тормышыбызның афәте булган тәмәке тарту, наркомания, эчкечелек...

Татар халкы элек-электән, хәрәкәттә бәрәкәт, сәламәт тәндә сәламәт акыл дигән гыйбарәне күз алдында тотып яшәгән. Әлеге канатлы сүзләр бүген дә актуальлелеген югалтмый.
Бигрәк тә яшь буын сәламәт-лекнең спорт белән үзара тыгыз бәйләнештә булуын аңлый. Шуңа да буш вакытларын спортка багышлаучы яшьләр сафы арта. Тормышыбызның афәте булган тәмәке тарту, наркомания, эчкечелек тамыр җәйгән вакытта күпчелек яшьләрнең дөрес юлдан тайпылмый атлаулары җәмгыятебезнең киләчәге барлыгын аңлата. Дөрес, хәмер эчүгә һәвәс яшьләр дә җитәрлек. Андыйлар хәтта әлеге юлга башка яшьтәшләрен дә әйдиләр, агудан авыз итәргә кыстыйлар.
Ә инде әлеге ятьмәгә бер эләксәң, тиз генә аннан котылам димә. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың дип юкка гына әйтмиләр бит. Шуңа да үзеңә дус, иптәш сайлаганда игътибарлы булу зарур. Дустың үзеңнән яхшы булсын, диләр борынгылар. Күңелле күренеш: бүген егетләр һәм кызлар спорт, сәламәт яшәү рәвешен алып баруны модада диләр. Җәй көне саф һавада йөгерү, яшелчә ашау, йөзү, кыш көне чаңгыда йөрү, тимераякта шуу - барысы да сәламәтлеккә бары тик уңай йогынты ясый. Матур тән төзелеше, дөрес уйлау һәм фикерләү сәләте, дөньяга уңай караш, аек акыл белән эш итү - рухи сәламәтлек, физик әзерлек нәтиҗәсе.
Шуңа да спортның кешегә зур мөмкинлекләр бирүен кечкенәдән үк аңлатып үстерү мәҗбүри. Моның өчен әти-әни үз баласына үрнәк булып торырга тиеш. Гаилә белән табигатьтә ял иткәндә, нишләп әле балалар белән спорт уеннары уйнамаска, я булмаса, кичке якта һава суларга чыкканда йөгереп алмаска.
Волейбол,баскетбол уеннарына ир балаларны тарту, аларда чыдамлык, җитезлек, төгәллек кебек сыйфатларны тагын да арттыра. Бергәләшеп спорт белән шөгыльләнү организмга файдалы гына булып калмый, күтәренке кәеф, көч, дәрт тә бирә. Бит очлары алсулана, бөтен тән буйлап кайнарлык йөгерә, җиңелчә рәхәт арыганлык тоела.
Йомгак ясап шуны әйтергә кирәк: замана шаукымына ияреп юлдан язу бик тиз, ә менә чын кеше булып калу өчен ихтыяр көченә ия булу зур батырлык, горурлык, тырышлык таләп итә.
Марселя БӘДРЕТДИНОВА,
12нче мәктәпнең
9нчы сыйныф укучысы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X