Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәһәр туган көнен каршылый

Бүген Түбән Кама 51нче туган көнен каршылый. Яшь булса да, Европа шәһәрләреннән бер дә ким түгел ул: кунаклар сокланырлык, шәһәрдәшләр яратып өлгергән урыннары күп. Быел тагын берничә зур проект тормышка ашырылды. Шундый зур проектларның берсе - Кама яр буен төзекләндерүнең икенче этабы тәмамлану. Июль уртасында «Кама» пляжын ачу тантанасы узды....

Бүген Түбән Кама 51нче туган көнен каршылый. Яшь булса да, Европа шәһәрләреннән бер дә ким түгел ул: кунаклар сокланырлык, шәһәрдәшләр яратып өлгергән урыннары күп. Быел тагын берничә зур проект тормышка ашырылды.

Шундый зур проектларның берсе - Кама яр буен төзекләндерүнең икенче этабы тәмамлану. Июль уртасында «Кама» пляжын ачу тантанасы узды. Барлык уңайлыклары, җиһазлары, спорт мәйданчыклары булган бу урын халыкның яратып ял итү урынына әйләнде. Проект авторлары физик мөмкинлекләре чикле булганнарны да кайгыртканнар. Россиядә мондый кешеләр өчен җайлаш-тырылган өч кенә пляж бар. Эш тулысынча тәмамлану уңаеннан, 1 сентябрьдә шәһәрдә зур бәйрәм узды.
Фонтан, урам мониторлары, төсле өскорма һ.б. - әлеге инсталляция Россиядә бердәнбер. Фантастик фильмны хәтерләткән мондый күренеш хәзер шәһәр үзәген - Н.Лемаев исемендәге мәйданны бизәп тора. Аны ачу тантанасы шулай ук 8 сентябрьдә - «Түбән Кама Нефтехим» ААҖнең 50 еллыгын билгеләп үтү көнендә узачак. Һәркем күңеленә хуш килгән эш белән шөгыльләнә алачак: балалар - уен мәйданчыгында, өлкәннәр - шахмат уйнау зонасында, яшьләр - музыка коралларында уйнау урынында... Үзәктә булган фонтан проектын Түбән Кама архитекторлары «Кама Бренд» фирмасы белгечләре белән берлектә эшләгәннәр.
Урамда урнаштырылган телевизорларда Түбән Кама шәһәре һәм рәссамнары турында фильмнар күрсәтеләчәк.
Шәһәребез туган көнен каршы алырга әзер. Бәйрәм турында киләсе сандагы язмада укырсыз.

Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев