Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәһәр мэрына сорауларыгыз булса

НТР24 телерадиокомпаниясе Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин белән ел йомгаклары буенча «Туры эфир» үткәрергә әзерләнә башлады.

Традиция буенча, әлеге тапшыру Яңа ел алдыннан эфирга чыга. «Турыдан-туры элемтә» вакытында Айдар Метшин узып баручы елга нәтиҗәләр ясый, алга куелган планнар турында сөйли һәм телевизор караучыларның сорауларына җавап бирә. НТР журналистлары, телевизор караучылар һәм интернеттан файдаланучылар өчен бу – хакимият игътибарын актуаль проблемаларга юнәлтү, теге яки бу өлкәдә вәзгыятьне яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен белдерү мөмкинлеге. 
Сорауларны алдан да биреп куярга була. Бүгенге көннән башлап, моны түбәндәге ысуллар белән эшләргә мөмкин: 077, 40-07-70 телефоннары аша шалтыратырга, WhatsApp аша 8-917-937-30-77 номеры белән хәбәр җибәрергә, vk.com/ntrtv яки ntr-24.ru сайтларына язарга. Алдан бирелгән сорауларның иң актуаль булганнары шулай ук турыдан-туры эфир барышында район башлыгына бирелә. 
Килеп ирешкән барлык сораулар соңыннан администрациягә тапшырыла һәм һәр сорауга язма җавап биреләчәк. Аларны ntr-24.ru сайтында уку мөмкин булачак. Алдагы шундый программалар тәҗрибәсеннән күренгәнчә, эфир кысаларында яңгыраган күп кенә проблемалар, гадәттә, хәл ителә. Шуңа күрә сорауларыгызны ишеттерү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз һәм район башлыгына сораулар бирегез. 
«Башлык белән турыдан-туры элемтә» тапшыруы 20 декабрьдә 18.00 сәгатьтә НТР24 телеканалында эфирга чыгачак. «Туры эфир»ның телефоны 30-81-11 (бары тапшыру барган вакытта гына шалтыратырга мөмкин).
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев