Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәһәр күләмендә #ДЕНЬПОБЕДЫВМЕСТЕ дигән зур флешмоб игълан итәбез

Геройларны Җиңү көне белән бергәләп котлыйбыз.

Хөрмәтле Түбән Кама шәһәре һәм районы халкы! Безнең барыбыз өчен дә мөһим бәйрәм – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша! Сугыш вакытында йөзләгән якташларыбыз сугышта катнаштылар, тылда хезмәт иттеләр, тыныч тормыш өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр. Без аларга тагын бер тапкыр РӘХМӘТ әйтәбез!

Эпидемиологик хәл булу сәбәпле, ветераннарны шәхсән котлау мөмкин түгел. Җиңү Парады һәм Үлемсез полк акциясе дә билгесез вакытка күчерелә. Шуңа күрә сезгә шәһәр һәм район ветераннарын котларга, НТР-24 телеканалы һәм шәһәрнең Интернет-ресурслары аша үз гаиләгезнең геройлары турында сөйләргә тәкъдим итәбез. Проза, шигырьләр яки җырларны видеога төшереп #ДЕНЬПОБЕДЫВМЕСТЕ хештегы белән безгә җибәрегез һәм без аларны бөтен шәһәргә күрсәтәчәкбез. Сезнең хатирәләрне һәм котлауларны кадерле ветераннарыбыз һичшиксез күрәчәк. 9 майны барлык түбәнкамалылар белән бергә билгеләп үтик!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X