Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шинчылар проспекты буйлап Бакый Урманче урамына кадәр юлны капиталь төзекләндерәчәкләр

Юл йөрү өлешенә капиталь ремонт ясау өчен өске катламын салдыра башладылар.

Берәүләр ике зур чүкеч ярдәмендә тузган асфальтны кыра, икенчеләр юл билгеләре һәм киртәләр урнаштыралар.

Участоктагы хәрәкәт әлегә бер генә якка да туктатылмады. Эшчеләр тузган асфальтны участокның уртасыннан гына кыруга кереште, бу эшне атна ахырына тәмамларга планлаштыралар. 

Ремонтның башлануына машина йөртүчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә сөенергә кирәк. Алар өчен тротуарлар, җәяүлеләр кичүе, заманча яктырту, велоюллар һәм дүрт тукталыш павильоны каралган. Шинников проспектыннан Бакый Урманче урамына кадәр ремонтланачак ике километрлы участокны октябрьдә тапшырырга планлаштыралар.

Тулаем алганда, быел «имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында Түбән Кама 480 млн.сум тотарга планлаштыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X