Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шигърият бәйрәме – социаль челтәрләрдә

26 апрельдә Татарстанда, шул ук исәптән, Түбән Камада да Туган тел көне билгеләп үтелде. Шул ук көнне татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның тууына 134 ел иде. Ни кызганыч, быел Шигырь бәйрәме шагыйрьнең уку һәм ял паркындагы һәйкәле янында түгел, ә социаль челтәрләрдә –онлайн режимда гына узды.

Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркына барып, андагы Габдулла Тукай һәйкәле янына чәчәкләр куйды. Үзизоляция режимы игълан ителү сәбәпле, тантанада санаулы кешеләр генә катнашты. Инстаграм челтәрендәге битендә Айдар Метшин: «Бүген – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Еллар үткән саен, Тукай безгә тагын да якынрак, кадерлерәк була бара. Милләтебезне дөньяга таныткан шагыйребезгә рәхмәтебез, хөрмәтебез чиксез!» – дигән юллар язып куйган.
Бәйрәм уңаеннан, милләттәшләребез: укытучылар, китапханәчеләр, мәдәният йортлары мөдирләре, мәктәп укучылары, шәһәр хакимияте вәкилләре һ.б. социаль челтәрләрдә Габдулла Тукай шигырьләрен уку буенча акция оештырганнар.

Фото e-nkama.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев