Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шагыйрьнең шигырьләре көне буе яңгырады

Быел татар халкының каһарман улы Муса Җәлил-нең тууына 115 ел. Һәр милләттә исемен телгә алуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, ул символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыю-лык, каһарманлык, талантлылык, тугрылык, фидакарьлек кебек сүзләр тора. Муса Җәлил – халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы...

15 февраль иртәсендә 1 нче татар гимназиясенең матур итеп бизәлгән фойесында кунакларны күңелле көйләр, төрле милли киемнәргә киенгән укучылар елмаеп каршылады. Актлар залында гимназия директоры Илнур Хәбибуллин һәм Түбән Кама мәгариф идарәсе методисты Резеда Исмәгыйлева Муса Җәлилгә багышланган «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» I муниципаль форумны тантаналы рәвештә ачык дип игълан иттеләр.
Сәхнәдә гимназия укучылары үзләренең җыр-моңнарын, курайда уйнау осталыкларын күрсәттеләр. Казак, мордва, грек һәм, әлбәттә, татар биюләрен яшь кыз-егетләр югары хореографик үрнәктә башкардылар.
Аннары кунаклар гимназия эчендә урнашкан Муса Җәлил бюсты янына чәчәкләр куйдылар. Почетлы каравылда уку
йортының юнармия отряды вәкилләре тора иде. Бөтенроссия хәрби-патриотик «Юнармия» берләшмәсенең Түбән Кама бүлеге штабы начальнигы урынбасары Фәнис Сибгатуллин гимназия отрядына Муса Җәлил исеме бирелү турында таныклык тапшырды. Шагыйрьнең бюсты каршында һәм М.Җәлилгә багышланган мемориаль стенд янында укучылар, укытучылар, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе вәкилләре яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр. Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсенең ветераны Фәнҗия Дәүләтованың «Вәхшәт» шигырен уку барысын да тетрәндерде.
Кунаклар һәм укучылар шулай ук бик кызыксынып «Нефтехимик» һәм «Татнефть» эзтабарлар отрядлары Волхов фронтында сугыш узган урыннарында табылган хәрби экспонатлар белән таныштылар. Бу экспонатлар шәһәр музеена тапшырылды.
Фәнни-тикшеренү эшләргә багышланган форум 4 аудиториядә барды. «Халкымның гореф-гадәтләре» һәм «Муса Җәлилнең бай мирасы» секциясендә кызыклы эшләр байтак булды. Ике укучы эшләрен М.Кәримнең «Озын-озак ба-лачак» әсәрендә халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнүгә багышлаган. Шул темага чыгыш ясаган 13 нче интернат-гимназия укучысы Камилә Мортазина беренче урын алды (җитәкчесе – Илһам Ишмөхәмметов). Муса Җәлил иҗатының аз өйрәнелгән өлеше – авыл темасын чагылдыру үзенчәлекләре турында Урта Чаллы мәктәбе укучысы Илһамия Шәйдуллина әзерләгән эш «М.Җәлилнең бай мирасы» секциясендә иң яхшы дип табылды. Йосыф Ярмөхәммәтов һәм 11 нче мәктәп укучысы Ранис Гатауллин чыгышлары икенче урыннарны алды.
«Авторлык эше (проза, поэзия)», «Фразеологизмнар ни сөйли?, «Тарих битләрен барлаганда» һәм «Төбәк тарихы, ономастика, топонимика» секцияләрендә барлыгы 36 укучы һәм 9 укытучы фәнни-эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр, түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар.
Гимназия директоры урынбасары Гөлназ Рәшит кызы Хәйруллина әйтүенчә, форумда катнашучылар ныклап әзер-ләнеп килгәннәр. Эшләрнең барысы да  үзенчәлекле, кызыклы һәм яңалыкларга бай. Җиңүчеләр һәм призерлар Түбән Кама мәгариф идарәсенең Дипломнары белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы башында шәһәребездә үткән Муса Җәлил истәлегенә багышланган I муниципаль форум бик уңышлы узды. Катнашучылар, бу форум даими оештырылыр, дигән өмет белән таралдылар.
Ә иң мөһиме – гимназиядә көне буе герой шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. Димәк, Җәлил һаман халык күңелендә, ватанпәрвәрләр белән алгы сафта.
Фәрит Вагыйзов

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев