Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шагыйрьдер ул тумыштан

Апас ягы кызы Гөлчирә Ибәтуллинаның шәһәребездәге «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри башлавына да утыз ел тулып китте. 1972 елда Әлмәт физкультура техникумын тәмамлагач, Түбән Камага килеп, «Юность» яшүсмерләр клубын җитәкли башлый ул. Гомере буе чаңгы һәм велосипедтан аерылмый, җиңел атлетика белән шөгыльлләнә. Спортчы Гөлчирә Бөтенроссия һәм Татарстан күләмендәге ярышларда җиңүләр...

Апас ягы кызы Гөлчирә Ибәтуллинаның шәһәребездәге «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри башлавына да утыз ел тулып китте.
1972 елда Әлмәт физкультура техникумын тәмамлагач, Түбән Камага килеп, «Юность» яшүсмерләр клубын җитәкли башлый ул. Гомере буе чаңгы һәм велосипедтан аерылмый, җиңел атлетика белән шөгыльлләнә. Спортчы Гөлчирә Бөтенроссия һәм Татарстан күләмендәге ярышларда җиңүләр яулый һәм, тирә-яктагыларны сокландырып, шигырьләр яза. Әтисе сугышка киткәндә ана карынында калып, ятимлекнең ачысын татып үскән Гөлчирә апа иҗатында сугыш темасы аерым урын алып тора. «Хәбәрсез югалганнар», «41дә тудык» шигырьләре белән төрле бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулавы - шуңа дәлил.
2015 елда Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча куелган фильмда телевизор караучылар күңелен әсир иткән «Төшемә керәсең» җырының сүзләрен дә безнең Гөлчирә Ибәтуллина яза (аны көйгә салып башкаручы - Вил Усманов). Гомумән, аның шигырьләрен Вил Усманов, Клара Дәүләтова, Булат Җиһаншин, Рамил Әсхәдулла, Илһам Яриев, Иркә Гайнемөхәммәтова, Эльвира Гыйматдинова, Флүр Гайнемөхәммәтов кебек композиторлар көйгә салалар.
Поэзиягә гашыйклар тиздән аның икенче китабын уку бәхетенә ирешерләр, дип өметләнәбез. Бу яңасын да, аның 2012 елда дөнья күргән «Күрешергә куллар сузылган» китабы кебек үк, укучы яратып укыр...
Шушы көннәрдә җор телле, тыйнак Гөлчирә Ибәтуллина үзенең саллы гына юбилеен билгеләп үтә. Без, каләмдәшләре, шигырьләре аша - ил гаме, җир моңы, туган тел газизлеге турында сөйләүче каләмдәшебезнең иҗат ялкыны киләчәктә дә балкып януын телибез.
Рәсимә НӘБИУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X