Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сайлауга барабыз Үзебезнең киләчәгебезне сайлыйбыз

Россия территориясендә тавыш бирүче сайлаучылар ике бюллетень алачаклар. Аларның ак төстәгесендә - партияләр исемлеге, ә яшел төстәгесендә бермандатлы кандидатлар күрсәтелә. Катнаш система буенча Берсекөнгә, 18 сентябрьдә елның төп сәяси вакыйгасы - Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак. Бу көнне татарстанлылар, сайлау хокукына ия булган һәр Татарстан халкы өчен мөһим законнар чыгаруда...

Россия территориясендә тавыш бирүче сайлаучылар ике бюллетень алачаклар. Аларның ак төстәгесендә - партияләр исемлеге, ә яшел төстәгесендә бермандатлы кандидатлар күрсәтелә.
Катнаш система буенча
Берсекөнгә, 18 сентябрьдә елның төп сәяси вакыйгасы - Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак. Бу көнне татарстанлылар, сайлау хокукына ия булган һәр Татарстан халкы өчен мөһим законнар чыгаруда республикабыздан кемнәр эшләячәген хәл итә. Сайлауларга тулы билгеләмәне Президент Рөстәм Миңнеханов бирде: бу - Парламентка Татарстан өчен файдалы республика командасын җибәрү. Татарстанга Дәүләт Думасында үз позицияләрен ныгыту мөһим. Моның өчен һәркемнең сайлау участогына килүе һәм кулына бюллетень алуы кирәк. Республикабыз авылларында һәм шә-һәрләрендә яшәүчеләр барысы да тавыш бирүдә катнашса, Дәүләт Думасында Татарстаннан эшләүче депутатлар саны да күбрәк булачак. Гражданлык бурычыбызны үтәп, без кандидатларга гына түгел, Татарстан өчен дә тавыш бирәбез. Думада күпсанлы һәм көчле вәкилләр беренче чиратта республика, татарстанлылар мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә яклау һәм кайгырту өчен мөһим. Федераль программаларда каралган мөмкинлекләрдән файдаланмасак, федераль бюджеттан нәтиҗәлерәк финанслануга ирешмәсәк, күп кенә проектлар бик түбән дәрәҗәдә булачак. Моны җитәкчеләребез яхшы аңлый һәм халыкның яклавын көтә. Татарстан командасының Дәүләт Думасында аерым миссиясе бар, ул - республиканың уникаль тәҗрибәсен гомумроссия дәрәҗәсенә чыгару. Менә ни өчен 18 сентябрьдә районда яшәүче һәр сайлаучының республика мәнфәгатьләрендә тавыш бирүдә катнашуы зур стратегик әһәмияткә ия.
 
Уйларга вакыт бирегез!
Иртәгә Россиядә барысы да тынып калачак. Депутатлыкка кандидатлар җәелдереп җибәргән сайлау алды кампаниясе - халык һәм хезмәт коллективлары белән очрашулар, листовкалар һәм буклетлар тарату, телевидение буенча бәхәсләр алып бару - җомгадан шимбәгә каршы төндә боларның барысы да сайлаучылар күз алдыннан юкка чыгачак. Кешеләргә яхшылап уйларга һәм кемнәр өчен тавыш бирәчәкләрен, республикабызның һәм илебезнең киләчәген кемнәргә ышанып тапшырыга икәнлеген тәгаенләргә вакыт биреләчәк.
18 сентябрьдә, якшәмбе көнне, сайлау участоклары иртәнге сәгать 8дә ачыла. Сайлауларга һәркем паспортын алып килергә тиеш, әлбәттә. Бюллетеньне алгач, үзегез сайлаячак кандидат яки партия исеме янәшәсендәге шакмакка теләсә нинди билге куярга кирәк. «Барысына да каршы» дип язарга ярамый, ул очракта сезнең тавыш исәпкә алынмаячак.
Тору урыныгыз буенча сайлауларга килү мөмкинлегегез булмаса, исәптән төшү таныклыгы алырга кирәк. Аларны яшәү урыннары буенча сайлау участокларында 17 сентябрьгә (кертеп) кадәр бирәчәкләр. Бу вакытта сайлаучы үз участогындагы исемлектән төшереп калдырыла, чынлыкта яшәү урынында тавыш биргәндә исәптән төшү таныклыгын тапшыра һәм өстәмә исемлеккә кертелә.
18 сентябрьдә сайлау участоклары 20 сәгатьтә ябыла. Соңыннан эшнең иң әһәмиятлесе - тавышларны санау башлана.
Айдар Метшин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры:
- Дәүләт Думасына сентя-брьдәге сайлаулар күп кенә мәсь-әләләрне хәл итәчәк - соңгы биш елда Россия үсешенә нәтиҗә ясаячак, стратегик юнәлешләрне һәм аларның үсеш программасын билгеләячәк, җәмгыятьтә тотрыклылыкны һәм үзара татулыкны ныгытачак. Менә шуның өчен, тулаем алганда илебезнең нинди үсеш юлыннан китүе, бу сайлауларда һәрберебезнең активлыгына бәйле.
Олег Агапов, Түбән Кама муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе:
- Һәр сайлау - законнар чыгару инициативасын, үзеңнең мәнфәгатьләреңне чагылдыру мөкинлеген тормышка ашыру; күз алдында тоткан киләчәгеңә тайпылышсыз бару; гамәлдәге башкаручы хакимият позицисеннән чыгып, үзеңнең ризалыгыңны яки ризасызлыгыңны белдерү. Шуңа күрә илебез гражданнары алдында, сайлауга барыргамы-юкмы, дигән сорау торырга тиеш тә түгел. Без бары тик кемне сайлау турында гына уйланырга тиешбез. Шунысы мөһим.
Айрат Сәгыйтов, «Вместе» хәйрия фондының Түбән Кама филиалы җитәкчесе:
- Кайчак шулай да була: кеше сайлауларга бармый, ә аннан соң, минем өчен кемдер хәл иткән инде, дип сөйләнеп йөри. Тавыш бирергә кирәк! Һәркемнең тавышын ишетәчәкләренә иманым камил. Шуңа күрә үзем дә сайлауга барам һәм башкаларга да читтә калмаска киңәш итәм. Бу - армиядә хезмәт итү кебек үк изге бурыч. Илебезнең киләчәге, шуның белән бергә үзебезнең дә киләчәгебез хәл ителгәндә битараф булмыйк.
Ирина ГАРИПОВА әзерләде.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X