Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сайлау көнне даими яшәү урынында булмасаң

Хөрмәтле сайлаучылар, 2018 елның18 мартында Россия Президентын сайлау вакытында һәр сайлаучының үзенең шул көндә булган урынында сайлау мөмкинлеге барлыгы турында исегезгә төшерәбез. Бу тавыш бирү көнендә даими яшәү урыннарыннан читтә булучылар өчен кирәк. Сайлау көнендә фактта үзләренең булган урыннарында сайлаучылар исемлегенә кертелү өчен территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан Түбән Кама шәһәрендә...

Хөрмәтле сайлаучылар, 2018 елның18 мартында Россия Президентын сайлау вакытында һәр сайлаучының үзенең шул көндә булган урынында сайлау мөмкинлеге барлыгы турында исегезгә төшерәбез. Бу тавыш бирү көнендә даими яшәү урыннарыннан читтә булучылар өчен кирәк.
Сайлау көнендә фактта үзләренең булган урыннарында сайлаучылар исемлегенә кертелү өчен территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан Түбән Кама шәһәрендә Төзүчеләр проспектындагы 12нче йортта урнашкан шәһәр Советы бинасындагы 103 нче кабинетта сайлаучылардан гаризалар кабул итү пункты эшли.
Гаризаларны кабул итү пункты 12 мартка кадәр эш көннәрендә 16.00- 20.00 сәгатьтә, ял һәм бәйрәм көннәрендә 9.00-14.00 сәгатьтә эшли. Телефон: 42-14-81.
Андый гаризаларны шулай ук Мәктәп бульварындагы 2а йортта урнашкан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәктә яки «Дәүләт хезмәте» бердәм порталы аша рәсмиләштерә аласыз.
Гариза кабул итү пунктлары 25 февральдән барлык 82 участок сайлау комиссияләрендә ачылачак.
Гариза бирү өчен паспорт (яки аны алыштыручы бака документ) булу шарт. Гаризаны бер мәртәбә генә язарга була, шулай ук аны тапшырганнан соң кире алу һәм 18 мартта Россия Президентын сайлауларда тавыш бирү урынын кабат алыштыру мөмкин түгел.
Түбән Кама шәһәре территориаль сайлау комиссиясе.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X