Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Һәрвакыт кайгыртыйк

26 ноябрьдә Әниләр көне узды. Бәйрәм уңаеннан, Түбән Кама шәһәрендә һәм районында байтак кына чаралар үткәрелде. 24 ноябрьдә 74нче балалар бакчасында барлык бакча мөдирләре, төрле муниципаль район делегатлары, мәктәпкәчә белем бирү идарәсе хезмәткәрләре җыелды. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырды. Балалар һәм тәрбиячеләр ярдәме...

26 ноябрьдә Әниләр көне узды. Бәйрәм уңаеннан, Түбән Кама шәһәрендә һәм районында байтак кына чаралар үткәрелде.
24 ноябрьдә 74нче балалар бакчасында барлык бакча мөдирләре, төрле муниципаль район делегатлары, мәктәпкәчә белем бирү идарәсе хезмәткәрләре җыелды. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырды. Балалар һәм тәрбиячеләр ярдәме белән куелган концерт, теләкләр беркемне битараф калдырмады.
Бәйрәм кысаларында, Түбән Кама муниципаль районы сайтында әниләргә теләкләр язылган видеороликлар урнаштырылды. Җылы сүзләрен «Нефтехимик» хоккей клубы уенчылары, 87нче һәм 89нчы балалар бакчалары сабыйлары һ.б. юллады. Халыкара конкурслар лауреаты, алтынчы сыйныф укучысы Елена Ярутина хисләрен музыка аша җиткерде. Ул домрада музыкаль пьеса башкарды. Бу видеотеләкләр Лемаев мәйданында урнашкан телеэкраннарда күрсәтелде.
Бу көнне Лемаев мәйданында шулай ук «Әнигә елмаю бүләк ит» уен программасы узды. Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында көйләнгән «Ачык микрофон»да һәркем әниләргә багышланган шигырь сөйли, теләкләр тели алды. «Түбән Кама хатын-кызлары» оешмасы ярдәме белән Халыклар дуслыгы йортында зур чара үткәрелде. Биредә узган «Кичке уеннар» тормышыбыздагы иң якын кешеләргә багышланган иде. Әниләр көне уңаеннан чаралар Түбән Кама районында да гөрләде: Түбән Чаллы, Иске Чишмә, Югары һәм Түбән Уратма, Прости, Зур Афанас һ.б. авылларда концертлар, спектакльләр, бәйгеләр узды.
Бу көнне күпләр телефоннан, интернет челтәре һәм Whats-App аша әниләрне котлау сүзләре җикерде, матур фоторәсемнәр җибәрде. Әмма әниләр барын, аларның кадерен бәйрәмнәрдә генә искә төшерү аз. Алар турында кайгыртыйк, ярдәм итик, безгә алар биргән яратуны йөзләтә кайтарыйк.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X