Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үрнәк күрсәттеләр!

Шәһәребездә, Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан, «Милләтләр кроссы - 2017» узды. 10нчы мәртәбә үткәрелгән йөгерештә быел 26 118 түбәнкамалы катнашты. Иң кечкенә спортчы Шамил Сафинга нибары 6 яшь булса, иң өлкәненә - Анатолий Елагинга 86 яшь иде. Балалар, спорт белән шөгыльләнүче гаиләләр, төрле предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре һ.б. - биредә кеше...

Шәһәребездә, Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан, «Милләтләр кроссы - 2017» узды. 10нчы мәртәбә үткәрелгән йөгерештә быел 26 118 түбәнкамалы катнашты. Иң кечкенә спортчы Шамил Сафинга нибары 6 яшь булса, иң өлкәненә - Анатолий Елагинга 86 яшь иде.
Балалар, спорт белән шөгыльләнүче гаиләләр, төрле предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре һ.б. - биредә кеше бихисап иде. Башта «ныклы ихтыярлы кешеләр», ягъни физик мөмкинлекләре чикле булганнар ярышты. 500 метрлы дистанцияне узган вакытта аларны алкышлап тордылар. Сүз уңаеннан, бу кешеләр шәһәребезнең төрле спорт чараларында еш катнаша.
Югары посттагылар да сынатмады: мәктәп, институт, көллият җитәкчеләре, шәһәр администрациясе вәкилләре һ.б. үрнәк күрсәтте. Түбән Кама спортчылары өчен аерым дистанция әзерләнде. Стартка ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым чыкты. Милли кроссны иң масштаблы йөгереш белән тәмамладылар. Анда шәһәрнең һәр 10нчы кешесе катнашты.
Нәтиҗәләр буенча, 18 яшькә кадәр булган йөгерүчеләрдән төп призга Айдар Гайнуллин ия булды, икенче урынны Ринат Ахунов яулады, өченче урынны Антон Бутянов алды. 18 яшькә кадәр кызлар арасында беренче урын - Надежда Мустаевага, икенче урын - Алия Мортазинага, 3нче урын Камилла Фёдоровага бирелде. 18 яшьтән өлкәнрәкләрдән (ирләр) җиңүгә Максим Антонов иреште, икенче урында - Владимир Целых һәм өченче урында - Ринат Борһанетдинов. 18 яшьтән зуррак хатын-кызлардан беренче урынга Алинә Заһирова ия булды, икенче урынны Анна Сафина яулады, өченче урынны Надежда Распопова алды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев