Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ришат Төхвәтуллин: «Мондый матурлыкны күргәч, күзләр шатлана»

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин ике көн буе Халык иҗаты йорты сәхнәсен гөрләтте. Сагынган, бик сагынган түбәнкамалылар яраткан җырчыларын...

Тик Ришатның концерты турында түгел, ә аның белән булган очрашу хакында бүгенге сүзем. Күптән түгел генә капиталь төзекләндерүдән соң ишекләрен ачкан «Заман» уку һәм аралашу үзәгендә узган әлеге ихлас, кызыклы чарадан күңелдә якты хатирәләр калды.
Ришатны бу көнне күпләр үзе өчен яңа яктан ачкандыр дип уйлыйм. Әйтик, аның Әнгам Атнабаев шигъриятенә мөкиббән булуын, Зифа Нагаева иҗат иткән«Агымсу» җырын үзе өчен тормыш девизы итеп алуын күпләр шушы очрашуга хәтле белмәгәннәрдер дә. Гаиләләрендә, әтиләреннән кала, барысы да җырлый икән.«Тимер җене» әтисеннән Ришатка да күчкән: техника белән эшләргә яратам, ди егет. Бүген җырчының үзенең продюсерлык үзәге уңышлы гына эш-ләп килә. Яшь талантларны барлап, аларга төрле юнәлештә үсәргә, җыр дөньясында үз юлларын ярырга ярдәм итәләр биредә.«Сәхнәдә үз урынымны табыйм дисәң, сәләтле булу гына аз. Уңышка ирешү өчен җир ертып эшләргә кирәк. Чүп үләне үзе дә үсә. Ә менә чәчәк ата, җимеш бирә торганын үстерү өчен күп көч кую зарур», – дигән карашта тора Ришат.
Очрашуда кунактан ак микрофоны турында да сорадылар. Аңа җырларга бик авыр, чөнки ул тавыштагы бөтен фальшны«эләктереп» ала икән. Баксаң, сатып алганда микрофон кара төстә булган. Башкаларны кабатламас өчен җырчы аны акка буяп куя.«Беренче концерттан соң төсе уңды. Хәзер менә ел саен буярга туры килә инде», – дип көлдереп тә алды Ришат.
Артист музыкантлары белән дә таныштырды, концерт вакытында булган кызыклы хәлләрне дә искә төшерде. Киләчәккә планнары, яңа проектлар турында бик үк ачылып сөйләргә яратмаса да, Италиянең зур концерт залында симфоник оркестрга кушылып җырларга хыяллануын яшермәде. Түбән Каманың берләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова аның бу хыялының, һичшиксез, чынга ашачагына ышануын белдерде.«Ришат Төхвәтуллин исеме киләчәктә бөтен дөньяга яңгырасын иде», – дип теләде ул.
Ришат һәм аның белән килгән кунаклар өчен очрашу узган «Заман» уку һәм аралашу үзәге буйлап экскурсия дә оештырдылар, алдагы эш планнары белән таныштырдылар.«Мондый матурлыкны күргәч, күзләр шатлана. Без менә шулай яшәргә тиеш! Шәп! Афәрин!» – диде җырчы.

Автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев