Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Һәрчак алгы сызыкта

Алтын җирдә ятмый дигәндәй, тәҗрибәле белгечләр белән дә шулай. Алтын бәясе кешеләрне беркем дә кулдан ычкындырырга тырышмый. Чөнки еллар дәвамында җаваплы эшләрдә сыналган, предприятиенең яки оешманың үсешенә үзләреннән сизелерлек өлеш керткән, кыен вакытларда да бурычларын югары дәрәҗәдә башкарган кешеләр бик сирәк. Фәния Маһиҗан кызы Гыйлаҗева - әнә шундый сирәкләрнең берсе....

Алтын җирдә ятмый дигәндәй, тәҗрибәле белгечләр белән дә шулай. Алтын бәясе кешеләрне беркем дә кулдан ычкындырырга тырышмый. Чөнки еллар дәвамында җаваплы эшләрдә сыналган, предприятиенең яки оешманың үсешенә үзләреннән сизелерлек өлеш керткән, кыен вакытларда да бурычларын югары дәрәҗәдә башкарган кешеләр бик сирәк. Фәния Маһиҗан кызы Гыйлаҗева - әнә шундый сирәкләрнең берсе.
Кайчандыр Төзүчеләр поселогындагы бина барагында кысан гына бүлмәләрдә урнашкан Түбән Кама хәрби комиссариаты үзе дә инде икенче мәртәбә урынын алмаштырды. Ә Фәния ханым һаман бер урынында - шунда 35 ел эшли. Хәрби исәптә торучылар буенча инспектордан комиссарның финанс-икътисад буенча өлкән ярдәмчесе дәрәҗәсенә күтәрелде. Шактый еллар әлеге вазифаны намус белән башкара.
Гадәттә, намуслы һәм эш сөючән хезмәткәрләргә иң җаваплы эшләр йөкләнә. Чөнки нәкъ менә үзенә һәм башкаларга таләпчән шундый кешеләр алга куелган максатка бернинди тайпылышсыз ирешүчән. Эш дәверендә андый вакытлары аз булмагандыр. Әйтик, 1986 елда Чернобыль атом станциясендәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашу өчен запастагы хәрбиләрне туплауны оештыручыларның берсе - Фәния ханым. Хәтерләсәгез, ул чакта килеп туган хәлдә авария нәтиҗәләренең таралуына юл куймау, кешеләрнең иминлеген саклау - илдә төп вәзгыять әнә шундый булды. Ә запастагы хәрбиләрне бу эшкә мобилизацияләп җибәрү хәрби комиссариатларга йөкләнде. Ил күләмендә, шул исәптән Түбән Кама хәрби комиссариатында да, әлеге эшләр югары дәрәҗәдә оештырылганлыктан, «күзгә күренмәс дошманга» каршы бөтен ил бердәм күтәрелде. Радиация афәтенә җәелеп китәргә ирек бирмәделәр.
Хәер, һөнәри эшчәнлеге барышында андый оештыру эшләре, башка вакытларда да әледән-әле килеп чыгып кына торган. Язгы чәчү, көзен уңышны җыеп алу кебек авыл хуҗалыгы эшләре, шулай ук, әһәмиятле эшләрдән исәпләнә. Илдә азык-төлек программасын үтәү кысаларында башкарыла алар. Андый эшләрдә элегрәк хәрбиләр ярдәменә дә исәп тотарга туры килгәләгән. Һәм, әлбәттә, аларны оештыру җирле хәрби комиссариатларына йөкләнгән. Ә анда бу бурычны үтәү исәпкә алу инспекторларына тапшырылган.
Әнә шулай еллар арты еллар уза тора. Фәния Маһиҗан кызы - озак еллар эшләгән тәҗрибәле белгеч, хәзер инде үзе яшьләргә остаз. Үз эшенә җаваплы булу өстенә ул бик ярдәмчел дә әле. Киңәш сорап килгән хезмәттәшләренә һәрчак үзенең төпле фикерен әйтә.
Аның фидакарь хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде. Ул «Оборона министрлыгының 200 еллыгы» медале белән бүләкләнә. Министрлыкның Мактау грамотасына да ия, берничә мәртәбә ТР хәрби комиссарының һәм Түбән Кама хәрби комиссарының Мактау грамоталарына лаек булган. Бу урында тагын шунысын да әйтми мөмкин түгел: Фәния ханымның рәсеме Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты Почет тактасында күп еллар эленеп тора. Ә анда урын алу өчен ай-һай күп хезмәт куярга кирәк!
Фәрит САФИН.
Фотода: уртада Ф.Гыйлаҗева.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев