Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Привал»да ял иттеләр

Елдагыча, бәйрәм парадыннан соң, ветераннарны табынга чакырдылар. Солдатларның ял урыны - «привал» итеп ясалган мәйданчыкта алар өчен өстәл әзерләнгән иде. Биредә кунаклар солдат боткасыннан авыз итеп, тәм-томнар белән чәй эчтеләр. Сугыш вакытында, билгеле, мондый күңелле итеп вакыт үткәрү булмаган. «Привал», нигездә, техниканы тикшерү һәм җайга салу өчен кирәк булган. Ә...

Елдагыча, бәйрәм парадыннан соң, ветераннарны табынга чакырдылар. Солдатларның ял урыны - «привал» итеп ясалган мәйданчыкта алар өчен өстәл әзерләнгән иде. Биредә кунаклар солдат боткасыннан авыз итеп, тәм-томнар белән чәй эчтеләр.
Сугыш вакытында, билгеле, мондый күңелле итеп вакыт үткәрү булмаган. «Привал», нигездә, техниканы тикшерү һәм җайга салу өчен кирәк булган.
Ә бүген ветераннарны ашлар белән генә түгел, матур концерт белән дә шатландырдылар. Алар өчен шәһәребезнең үзешчән ансамбльләре чыгыш ясады.
Кунаклар аларга кушылып сугыш чоры җырларын башкардылар, гармун көйләренә биеделәр.
Беркем онытылмас, берни онытылмас
Шәһәребездә «Үлемсез полк» акциясе узды. 27 мең түбәнкамалы сугышта һәлак булган, сугыштан кайтып дөнья куйган әтиләре, абыйлары, бабайлары портретларын тотып, шәһәр музееннан алып, Җиңү монументына кадәр араны уздылар. Ике ел элек бу акциядә 4 мең тирәсе кеше катнашса, былтыр аларның саны 19 меңгә җиткән иде.
Биредә шәһәрнең төрле оешмалары хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, студентлар, өлкәннәр, балалары белән килгән гаиләләр дә бар иде. Венера Мөхәммәтҗанова әти-се Габдерәхим Мирзагалимов портретын тоткан. Ул 1937 елда хәрби хезмәткә алынган, су-
гыш вакытында Көнчыгыш фронтка озатылган. Венера апа әйтүенчә, хатларында «урман эченә кергәч, карны көрибез дә, чыршы ботакларын җәеп шунда ятабыз» дип, язган. 1943 елда сәламәтлеге шактый какшаган әтисе өенә кайткан. Гүргә иртә - 37 яшендә кергән.
Рәхимә Гыйльманова парадка да, әлеге акциягә дә ел саен килә икән. Әтисе фронтка киткәндә, ул беренче сыйныфны гына тәмамлаган. Әтисе, өч баласын һәм хатынын калдырып, сугыш кырында һәлак булган. Аннан тагын бер кайгы - Әфган сугышында улын югалту.
Әдилә Мирзанурованың кулында әтисенең бабасы фотосы. Зәкәр Хәбибуллин сугышта снайпер булган. Яраланып, 1943 елда кайткан, җиде ел элек вафат булган. Кыз бабасын әле дә хәтерләвен, аның медальләрен күрсәтүе турында әйтте.
Бәйрәм дәвам итте...
Кичен исә шәһәребезнең төрле урыннарда Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар дәвам итте. «Гаилә» паркында тынлы оркестр уйнады, кичке 8дә күк йөзе астында «А зори здесь тихие» кинофильмы күрсәтелде. Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен «Көйле-моңлы гармуным!» дигән ял киче узды. 21.00 сәгатьтә Җиңү монументы янында 2,5 мең шәһәрдәш янып торган шәмнәрдән «Победа» сүзе төзеде. Кичке 10да салют яңгырады - төнге күк йөзе дистәләрчә утлар белән яктыртылды.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев