Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Праймеризда катнаштылар

Түбән Кама муниципаль районы халкының 22 мең 246сы узган якшәмбедә, ягъни 22 майда уздырылган праймеризда катнашты. Муниципаль районның рәсми сайтындагы мәгълүмат буенча, бездә 270 меңгә якын кеше яши. Димәк, шул халыкның 22 меңнән артыгы инде хәзердән үк үзенең «Единая Россия» өчен тавыш бирергә тиешлеген белеп тора. «Единая Россия» партиясенең үзе...

Түбән Кама муниципаль районы халкының 22 мең 246сы узган якшәмбедә, ягъни 22 майда уздырылган праймеризда катнашты.
Муниципаль районның рәсми сайтындагы мәгълүмат буенча, бездә 270 меңгә якын кеше яши. Димәк, шул халыкның 22 меңнән артыгы инде хәзердән үк үзенең «Единая Россия» өчен тавыш бирергә тиешлеген белеп тора. «Единая Россия» партиясенең үзе эчендәге бу алдан тавыш бирүдә катнашкан түбәнкамалыларның 91 проценты Россия дәүләт думасының хәзерге депутаты, үз вакыты белән һич тә исәпләшмичә, соңгы айларда безнең шәһәрдә очрашу арты очрашу уздыручы Айрат Хәйруллинга тавыш биргән.
Гомумән, районыбыз авылларындагы - 9, шәһәрдәге 14 исәпләү участогына килүчеләргә үз тавышларын праймеризда катнашучыларның берьюлы берничәсенә бирү мөмкинлеге тудырылган иде.
«ТАИФ-НК»да слесарь булып эшләүче Марат Таҗетдиновны без 32нче гимназиядәге 287нче исәпләү участогыннан чыгып килешли очраттык.
- Безнең кебек яшьләр дә үз хокукларыннан файдаланырга тиеш дип беләм. Россия дәүләт думасына депутатлар сайланачак 18 сентябрьгә кадәр әле вакыт күп. Әмма алдан тавыш бирүдә катнашып, илебез икътисадын ныгытырдай һәм шуңа бәйле рәвештә үзебезнең тормышны яхшырту өчен тырышырдай кешеләрне ачыклыйбыз бит, - диде Марат.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X