Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Права»гыз ун көндә әзер булачак

Күпфункцияле үзәктә Россия һәм Халыкара үрнәгендә машина йөртү таныклыгы бирелә башлаган. Әлеге хезмәттән таныклыкны югалтканда, вакыты тәмамланганда яки шәхси мәгълүмат алыштырганда, шулай ук, документны беренче мәртәбә алганда файдаланырга була. Моның өчен түбәндәге документлар кирәк: - гариза, - паспорт яки шәхесне билгеләүче башка документ, - транспорт белән идарә итүгә медицина тарафыннан...

Күпфункцияле үзәктә Россия һәм Халыкара үрнәгендә машина йөртү таныклыгы бирелә башлаган. Әлеге хезмәттән таныклыкны югалтканда, вакыты тәмамланганда яки шәхси мәгълүмат алыштырганда, шулай ук, документны беренче мәртәбә алганда файдаланырга була.
Моның өчен түбәндәге документлар кирәк:
- гариза,
- паспорт яки шәхесне билгеләүче башка документ,
- транспорт белән идарә итүгә медицина тарафыннан чикләүләр булмау турында белешмә,
- автомәктәпне тәмамлау турындагы документ,
- Россия милли машина йөртү таныклыгы (булган очракта),
-машина йөртүченең халыкара таныклыгы (алыштырган очракта),
- 35Х45 миллиметр зурлыкта ялтыравыксыз кәгазьдә чыгарылган төсле яки аклы-каралы фото (халыкара таныклык алганда),
- дәүләт җыемы турында квитанция (милли таныклык өчен - 2000 сум, халыкара таныклык өчен - 1600 сум).
Документлар тапшырылгач, машина йөртү таныклыгы 10 көндә әзер булачак. Әмма, гадәттә, ул иртәрәк тә тапшырылырга мөмкин. Ашыгыч рәвештә алыштырган очракта Түбән Кама районының ЮХИДИ имтихан бүлегендә бер көн эчендә алып була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев