Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Пандемия чорында госпитальдә эшләүче медицина хезмәткәрләре, үзләрен аямыйча, коронавирус белән авыручыларны дәвалыйлар

Алар гаиләләре, дуслары белән күрешмичә, 12шәр сәгать эшләп, вакытлыча «Юность» лагеренда яшиләр.

Җитәкчеләре хезмәткәрләрен онытмый. Шәфкать туташлары көне уңаеннан, сәламәтлек саклау идарәсе вәкилләре килеп, чәчәкләр һәм күчтәнәчләр тапшырганнар. Шушы көннәрдә «Юность» лагерена «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама бүлеге вәкилләре килеп китте. Алар эштән ял итәргә кайткан хезмәткәрләргә күчтәнәчләр һәм тәм-томнар өләште.
«Минем өчен һәм шәһәрдәшләребез өчен сезнең һәрберегез – герой. Бүген сез алгы сызыкта, гаиләләрегезне, якыннарыгызны калдырып, авыр шартларда эшлисез. Бу авырудан тизрәк котылырга язсын иде», – дип теләген җиткерде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина.
Александра Коробкова госпитальнең икенче катында шәфкать туташы булып эшли. «Махсус киемне яртышар сәгать кияргә туры килә», – ди ул. Әмма әйтүенчә, иң кыены анысы түгел, ә коронавирус йоктырган кешеләрне күрү. Кайберләре бигрәк тә авыр хәлдә китерелә. Дәвалаган вакытта күзгә күренеп савыгучылар да бар икән. Бер смена 12 сәгать дәвам итсә дә, медицина хезмәткәрләре 5-6 сәгатьтән чыгып, ял итә. Башта чишенеп, ашап-эчеп, бераз хәл җыеп, аннары кабат киенеп, авырулар янына кереп китәләр.
Мамадыш егете Рәдиф Галиев быел Түбән Кама медицина көллиятен тәмамлаган, диплом якларга әзерләнә. Уку белән беррәттән эшләргә дә вакыт таба – 1,5 ел хирургия бүлегендә хезмәт куя. «Госпитальгә кеше кирәк дигәч, риза булдым. Шундый шартларда эшлисем килгән иде. Дөрес, җиңел түгел, ләкин түзеп була. Туганнарым белән телефоннан аралашып торам, уку буенча эшләремне онлайн тапшырам», – ди ул. Госпитальдә көллиятнең тагын бер студенты Алиса Сәлахова да эшли.
«Түбән Кама Нефтехим» җәмгыяте госпиталь хезмәткәрләренә ял итеп, хәл җыяр өчен барлык шартлар тудырган. Лагерьда 40 хезмәткәр өчен урын булдырылган. Әлегә барысы да бер блокта яши. Бүлмәләрне юып-җыеп торыр өчен аерым кешеләр бар, көненә дүрт тапкыр ашаталар.
Wi-Fi булуы кешеләргә якыннары белән аралашырга мөмкинлек бирә. Бинада телевизор бар, спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылган, әмма күбесе табигатькә чыгарга тырыша. Авыр сменадан соң саф һавада тизрәк тынычланасың, хәл җыясың, дигән фикердә медицина хезмәткәрләре.

Лилия Заһретдинова

Госпитальдә хезмәт куючы медицина хезмәткәрләре / Юлия Скорина фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев